“Нур” авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында аграрийларның район семинар-киңәшмәсе булып узды.
(Тәтеш, 23 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Аның җитәкчесе Радик Нургалиев семинарның гамәли өлеше барышында чарада катнашучыларны узган елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
– Терлекчелек буенча уңышлы эшләдек, – дип аңлатма бирде ул. – Үсемлекчелек буенча тулаем алганда 2020 елга караганда азрак. Шулай да элиталы һәм оригиналь орлыкларны сату артты һәм өч мең тоннадан артык тәшкил итте. Бездә берьюлы төзелеш эшләре дә алып барыла. Яңа склад биналары, киптерү җайланмасы белән көчле җилләткеч бункеры төзедек. Бүгенге көндә дүрт мең тоннадан артык орлык сатуга әзерләнде, яңа ел башында төяп җибәрәчәкбез. Терлекчелек бинасы төзедек, аны файдалануга тапшырдык, анда азык үзәге аркылы бер ел эшлибез инде. Аның ярдәмендә 1230 мөгезле эре терлеккә дүрт кеше һәм өч техника хезмәт күрсәтә. Бозау абзары һәм ангарны сафка бастырдык, терлекчелек бинасы төзибез.
Кече Әтрәч авылы мәдәният йортында узган киңәшмәнең теоретик өлешендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов авыл хуҗалыгы предприятиеләренә чәчүгә әзерлек һәм сөт тармагын үстерү буенча күрсәтмәләр белән чыгыш ясады.
– Минераль ашламалар сатып алу – бүгенгә иң мөһим бурычларның берсе, – дип басым ясады Рәмис Хатыйп улы. – Район буенча уртача бер гектарга 140 килограмм тәэсир итүчән матдә хәстәрләп куярга кирәк, моңардан акчаны янга калдырырга ярамый. Ашлыкка кукуруз белән шөгыльләнергә, үсемлекләрне комплекслы саклауны һәм үсемлекләрне полифидлар белән өстәмә тукландыруны тәэмин итәргә кирәк.
Рәмис Хатыйп улы авыл хуҗалыгы культураларын үстергән вакытта техника һәм эшкәртү технологиясе мөһим булып торуын билгеләп үтте, һәм хуҗалыкларның җитәкчеләрен хәзердән үк югары җитештерүчәнлекле, нәтиҗәле техникалар сатып алу турында уйларга кирәклегенә өндәде.
Авыл хуҗалыгы производствосында цифрлаштыруга игътибар бүлеп бирелде.
Рәмис Хатыйп улы хуҗалыкларның җитәкчеләренә азык үзәкләре һәм микроклимат белән терлекчелек биналары төзү, югары продукция бирә торган терлекләр сатып алу кирәклеге хакында искә төшерде.
– Планлы рәвештә, этаплап үсеш алырга кирәк, системалы эшләү кирәкле нәтиҗәне бирә, – дип ышанычлы итеп әйтте район башлыгы. – Яхшы хезмәт хакы, тораклар төзү хакында онытмагыз.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев эшчәннәрнең хезмәт һәм иминлеген саклау таләпләрен үтәү мөһимлегенә басым ясады.
Семинар-киңәшмәдә шулай ук җәмәгать терлекләрен кышлату һәм 2022 елда чәчүне үткәрүгә әзерләнү мәсьәләсе каралды.
Нет комментариев