Быел ярышта Тәтеш районының 11 хуҗалыгыннан ун сыер савучы катнашты.
(Тәтеш, 14 июль, "Тәтеш таннары"). "Бакырчы" авыл хуҗалыгы предприятиесенең товарлыклы-сөтчелек фермасы базасында сыер саву операторлары бәйгесе булып узды.
Быел ярышта Тәтеш районының 11 хуҗалыгыннан ун сыер савучы катнашты. "Колос" агрофирмасы сыер савучысы Валентина Иванова җиңүче дип танылды.
Мактау пьедесталының икенче баскычына "Бакырчы" авыл хуҗалыгы предприятиесе сыер савучысы Наталья Иливанова күтәрелде, "Маяк"тан Вера Аптрейкина өченче булды.
Нет комментариев