“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы авылларны яңартуга йогынты ясый.
(Тәтеш, 29 октябрь, “Тәтеш таңнары”, фото Лиия Арисова). Гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү – Россия һәм Татарстан Хөкүмәте эшендә өстенлеклеләрнең берсе булып тора. Дәүләт программалары әлеге максатка ирешү өчен комплекслы якын килүдә зур ярдәм күрсәтә.
– Районыбызда “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында авыл җирлегендә яшәү өчен җәлеп итә торган социаль әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырыла. Ял итү зоналарын, спорт һәм балалар мәйданчыкларын, тротуарларны һәм җәяүлеләр юлларын, каты коммуналь калдыклар мәйданчыкларын төзекләндерү буенча актив эш алып барыла, Бөек Ватан сугышы батырларына һәйкәлләр торгызыла һәм ремонтлана, – дип сөйләде Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин.
Без берничә авыл җирлеге башлыгы белән аралаштык һәм дәүләт программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә торак пунктларда нинди уңай үзгәрешләр булуы хакында белдек.
Алабирде авылы җирлеге
– Җәяүлеләрнең иминлеге максатларында асфальт юлдан мәктәпкә кадәр 200 метрга якын озынлыкта тротуар ясыйбыз. Шулай ук медпунктка, почтага, мәчеткә кадәр тротуар булачак. Планда – Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл кую, хәзергесенә инде ярты гасырга якын. Ул ремонтланды, шулай да авыл халкының якташларына яңа, кирпечтән һәйкәл куелуын күрәсе килә, – диде Ринат Хәкимов.
Зур Әтрәч авылы җирлеге
– Зур Әтрәчтә яңа ФАП бинасы янындагы территорияне төзекләндерү эшләре бара, тротуар плиткасы түшәлде. Авылның үзәк паркында, традицион Әтрәч укулары уза торган чишмә янында да тротуарлар барлыкка киләчәк. Тукай урамында балалар өчен яңа уен һәм спорт мәйданчыгы да үзенә җәлеп итеп тора, моңа балалар да, ата-аналар да ихластан сөенәләр. Никифоровкада Бөек Ватан сугышында катнашучыларга кирпечтән яңа һәйкәл куелды, анда геройларның исемнәре гранит плитәгә уеп язылган, тирә-юнь территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла, – дип уртаклашты Илнур Юнысов.
Олы Тархан авылы җирлеге
– Мәдәният йорты бинасы янындагы территорияне төзекләндерү буенча зур эшләр алып барыла, мең квадрат метр брусчатка җәю планлаштырыла. Олы Тархан һәм Түбән Тархан авылларында бетон алка белән ике яңа кое ясалды. Җирлек кешеләре бик теләп суга йөриләр һәм тәменең сыйфатлы булуын мактыйлар, – дип билгеләп үтте Әнсар Айзатуллов.
Килдеш авылы җирлеге
– Мордва халкының “Валда шинясь” бәйрәме уза торган территориядә төзекләндерү эшләре бара. Биредә балалар бакчасына, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз һәм тыл хезмәтчәннәренә куелган һәйкәлгә, кибеткә, чиркәүгә асфальт юллар салына, барлыгы 350 метрны асфальтлау планлаштырыла, – дип хәбәр итте Виктор Исаев.
Келәш авылы җирлеге
– Безнең җирлектә төзекләндерү буенча эш берьюлы ике авылда алып барыла. Келәштә брусчаткадан 500 квадрат метр тротуар ясала, Гагарин урамы буенча ярты километр юл асфальтланды. Тоншермада үзәк юлдан мәктәпкә кадәр, шулай ук юлдан алып мәдәният йортына кадәр брусчатка түшәләчәк, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәле янындагы территория төзекләндерелә, – дип аңлатты Фәнил Галимов.
Кошки-Новотимбаево авылы җирлеге
– Парк территориясен төзекләндерү буенча зур эш алып барыла. 504 квадрат метр брусчатка җәелде, тротуар ясалды, 10га 10 метр сәхнә урнаштырылды. Иван Яковлевның туган көне уңаеннан авыл халкы зур өмә үткәрде, парк территориясен чистартты, агачлар утыртты. Администрация бинасы, мәдәният йорты, ФАП, китапханә янына плитка җәелде. Киләчәктә – Язучылар урамына тулысынча асфальт түшәү. Планнар күп: чуваш ихатасы, Татарстанның күренекле эшлеклеләренең зур фотосурәтләре, парк белән тулы кыйммәтле музей комплексы булачак, – дип хәбәр итте Рамил Айнетдинов.
Жуково авылы җирлеге
– Жуково авылы мәдәният йорты тагын да матурланачак: төзүчеләр бригадасы койманың эчке һәм тышкы ягына брусчатка түшиләр. Иоково авылында балаларны һәм аларның әти-әниләрен сөендереп, балалар өчен уен мәйданчыгы урнаштырдык, – дип хәбәр итте Николай Сапожников.
Авыл җирлекләре башлыклары әйтүләренчә, авыл халкы өчен дәүләт программасы авыл территорияләрен үстерүдә зур ярдәм булып тора, аны тормышка ашыруда шулай ук Тәтеш районы җитәкчелегенең һәрьяклы булышлыгын һәм объектларның подрядчылары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген дә билгеләп үтәләр.
– Дәүләт программасын гамәлгә ашыру авылның йөзен сизелерлек үзгәртергә һәм халыкның тормыш сыйфатын арттырырга тиеш, – диләр җирлек башлыклары. – Ә дустанә бердәм эшләү – куелган бурычларны үтәүдә уңышның нигезе булачак та инде.
Нет комментариев