Тәтеш районы башлыгы артиллериячеләргә, ракетачыларга һәм гаскәр ветераннарына мөрәҗәгать итә:
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы артиллериячеләргә, ракетачыларга һәм гаскәр ветераннарына мөрәҗәгать итә:

Бүген – Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне.

(Тәтеш, 19 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов артиллериячеләргә, ракетачыларга һәм гаскәр ветераннарына мөрәҗәгать итә:
– Ракета гаскәрләре һәм артиллерия, оешу­ларының беренче көннәреннән үк, илебез һәм аның гражданнарының тынычлыгын саклады. Әлеге гаскәрләр фән, техника, хәрби фикернең алдынгы казанышларын заманча, сыйфатлы яңа дәрәҗәгә чыгардылар. Тәтешлеләр арасында, Ватаныбызның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча катлау­лы бурычларны үтәп, ракета гаскәрләрендә уңышлы хезмәт итүчеләр һәм ветераннар күп. Сезгә сәламәтлек һәм иминлек телим!

 


Нет комментариев