Тәтеш районы башлыгы спортчыларга мөрәҗәгать итә
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы спортчыларга мөрәҗәгать итә

14 август – Физкультурачы көне

(Тәтеш, 14 август, "Тәтеш таннары"). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов спортчыларга, тренерларга, физкультураны әйдәп баручыларга, ветераннарга һәм спортны яратучыларга мөрәҗәгать итә:
– Бүгенге көндә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү бик абруйлы, районыбызда яшәүчеләр өчен сәламәт яшәү рәвеше нормага әверелә. Безне үзләренең осталыклары, ихтыяр көчләре, үҗәтлекләре һәм матур җиңүләре белән сокландыручыларны бу көнне аерым билгеләп үтәсе килә. 
Хөрмәтле тәтешлеләр, сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Спорт белән шөгыльләнү сезнең тормышыгызны тагын да үзенчәлекле һәм мавыктыргыч итсен иде!


Нет комментариев