Тәтеш районы прокуроры гәҗит укучыларның сорауларына җавап бирде
Көн темасы

Тәтеш районы прокуроры гәҗит укучыларның сорауларына җавап бирде

Сорауларның күпчелеге каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру белән бәйле иде.

(Тәтеш, 17 июнь, "Тәтеш таңнары").  “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Тәтеш таңнары” гәҗите төркемендә тәтешлеләр район прокуроры Илдар Гайнуллинга сораулар ирештерделәр, ул аларга видеоязма рәвешендә җавап бирде. 

Сорауларның күпчелеге каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру белән бәйле иде. 

“Район авылларында чүп-чарны бер айга бары тик 2 генә тапкыр җыялар, югыйсә һава температурасы +5 градус­тан артканда санитар нормалар нигезендә, калдыклар көн саен иртәнге 8гә кадәр түгелергә тиеш, әгәр чүп-чарны алып китмәсәләр, бу көннәр өчен яңадан исәп-хисап ясалырга тиеш, ләкин ул башкарылмый”, – дип яза авыл кешесе. Тәтеш районы прокуроры әйтүенчә, каты көнкүреш калдыкларын түгү тәртибе закон нигезендә беркетелгән. Елның салкын вакытында, һаваның тәүлеклек уртача температурасы +5 һәм түбәнрәк булганда, чүп-чар 3 көнгә бер тапкырдан ким булмыйча түгелергә тиеш. Елның калган вакытларында – көн саен, 7дән 23 сәгатькә кадәр. Әлеге тәртиптән тайпылулар булган очракта, түләү суммасы һәр тайпылышлы 24 сәгать өчен 3,3 процентка киметелергә тиеш. Моның белән беррәттән зур күләмле калдыклар өчен сак­ланыш вакыты башкача – алар атнага бер тапкырдан да ким булмыйча түгелергә тиеш. Хәзерге вакытта норматив нигезендә ККК җыю һәм түгү тәртибен булдыру буенча эшләр үткәрелә. 

Каты көнкүреш калдыклары темасы буенча Тәтештә яшәүчедән тагын бер сорау керде: “Әгәр минем түгәргә чүп булмаса (үземнең җир кишәрлегенә күмәм, үзем яндырам), аның өчен түләмәсәң ярыймы?” “Каты көнкүреш калдыкларын бары тик махсус җиһазландырылган урыннарда гына җыярга ярый. Калдык­ларны махсус җайланмалардан башка яндыру тыела, ә 1дән 4 класска кадәрге куркынычлылыктагы калдыкларны юк итү өчен лицензия булу таләп ителә. Әлеге кагыйдәләрне бозган өчен йорт яки кишәрлек хуҗаларына штраф салырга мөмкиннәр”, – дип җавап бирде Илдар Гомәр улы. 

“Безнең йорт шәһәр үзәгендә урнашкан һәм тузган торак булып санала. Фатирларда яшәүчеләр үз вакытында аларны сатып алдылар һәм милек хуҗасы булдылар. Кайчандыр бу йортта капка һәм ян капка бар иде, 2000 елларда барысы да тимер-бетон койма корып куйды, хәзер инде безнең керү һәм чыгу урыны да юк. Ә йорт мич ягып җылытыла, һәм без утын алып керә алмыйбыз”, – дип яза шәһәрле ханым. Прокурор әлеге сорау өстәмә өйрәнеп-карап чыгу һәм тикшерү таләп итә, чөнки җир кишәрлекләренең тиешлелеге һәм аларның барлыкка килүе турындагы кадастр учетының документларын соратып алырга кирәк, дип билгеләп үтте. Ул тикшерү үткәргәннән соң кабул ителгән карар хакында хәбәр итәргә вәгъдә бирде. 

Күп балалы ана җир кишәрлеге бирү турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте, ул гаиләгә җир кишәрлеге бирү хакындагы электрон гаризаның дәүләт хезмәтләре аркылы һәм кәгазь төрдә 2018 елның апрелендә тапшыруларын, шулай да җир кишәрлеген сайлау төрләре хакында аларга тәкъдимнәр булмавын билгеләп үтә. “Җир кишәрлеген нинди вакытларда бирергә тиешләр?” – дип сорый ул. Илдар Гомәр улы әлеге хатын-кызга ТР Дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинетта мөрәҗәгать итүнең хокукый торышын тикшерергә, исемлектән алынган очракта, гариза белән икенче тапкыр мөрәҗәгать итәргә, ә барлык дәлилләрне тикшерер өчен район прокуратурасына гариза язарга киңәш итте.

Машина хуҗалары күмәк сорау бирде: “Бездән, өч шофердан, кемдер 1,5 елга, кемдер 3 елга шоферлык таныклыгыннан мәхрүм ителгән булсак та, салым алалар. Бу хәл хаклымы? Без бит үзебезнең машина белән йөрмибез”. Илдар Гомәр улы ир-атлар салымны түләргә бурычлы, чөнки РФ Салым кодексы нигезендә, машиналар һәм салым салуга тиешле объектларга теркәлгән затлар транспорт салымы түләүчеләр дип танылалар, ә йөртү факт түгел, дип билгеләп үтте.

Тәтеш районы прокуроры Илдар Гайнуллин тәтешлеләргә сораулары өчен рәхмәт әйтте һәм район гәҗитен укучылар белән шундый төрдәге әңгәмәдә алга таба да катнашырга әзер булуын белдерде.

  


Нет комментариев