Тәтеш районының аг­ро­сәнәгать комплексына яшь кадр­лар кирәк
Көн темасы

Тәтеш районының аг­ро­сәнәгать комплексына яшь кадр­лар кирәк

Республика АПК пред­приятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген һәм нәтиҗәлелеген арттыру бурычларын хәл итүдә кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре мөһим юнәлеш булып тора.

(Тәтеш, 8 июль, "Тәтеш таннары"). Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында сүз шул хакта ­барды.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов ассызыклаганча, республика авыл хуҗалыгы производствосында 900 мең авыл кешесенең 57 меңе генә җәлеп ителгән.

– Соңгы 3 елда авылда эшкә урнашкан 30 яшькә кадәрге яшьләрнең өлеше 9 процент кына тәшкил итә, – дип саннар китерде Ришат Рәшит улы, – ә пенсия яшеннән өлкәнрәкләр өлеше 4 процентка арткан.

Тәтеш районының аг­ро­сәнәгать комплексына яшь кадр­лар шулай ук кирәк: агрономнар, ветеринария табиблары, механизаторлар, терлекчеләр.

Исегезгә төшерәбез, авылда урта һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларны җәлеп итү һәм беркетү өчен безнең рес­публикада яшь белгечләргә ярдәм итү буенча чаралар эшли.

– Авыл хуҗалыгы производствосында укып чыкканнан соң эшкә урнашкан яшьләргә: югары белемле белгечләргә – 300 мең сум, урта һөнәри белемле белгечләргә – 150 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү билгеләнә, – ди Тәтеш рай­оны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев. – Төп хезмәт хакларына бер ел дәвамында ай саен 7,5 мең сум күләмендә түләү дә каралган әле.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы производствосында эшләргә теләгән яшь кешеләр өчен безнең респуб­лика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан махсус максатчан урыннар каралган – студент белгечләргә мохтаҗ авыл хуҗалыгы предприятиесе стипендиаты була, шулай ук алга таба гарантияләнгән эш урыны белән тәэмин ителә ала. Моның өчен кирәкле барлык документлар исемлеген ачык­лау өчен безнең районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

– Предприятие югары уку йортында укучы студентка 10 мең сум һәм урта махсус уку йорты студентына 6 мең сум стипендия түли, ул уку узарга һәм килешү төзегән хуҗалыкта кимендә 3 ел эшләргә йөкләмә ала, – дип аңлата Ирек Сад­риев. – Безнең республика Хөкүмәте ярдәм итүнең барлык яңа чараларын эшли. Мисалга, быелдан авыл хуҗалыгы предприятиеләренә производство практикасын узу өчен җәлеп ителгән студентларның хезмәт хакы һәм яшәү шартлары белән бәйле тотылган чыгымнарның 90 проценты кире кайтарылачак. Авыл территорияләрен ком­п­лекслы үстерү прог­раммасы максатларының берсе – бел­гечләрне авылда калдыру.

– ­“Авангард”, “Бакырчы”, “Нур” авыл ху­җалыгы предприятиеләре башкаларга үрнәк күрсәтте, алар хез­мәткәрләргә торак төзү белән шөгыльләнә, – дип хәбәр итте Ирек Садриев. – Районда бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.
 


Нет комментариев