Тәтеш автомәктәбе “Автоледи-2021” бәйгесен оештырды.
(Тәтеш, 28 июль, "Тәтеш таннары", Мәдинә Ибәтуллина).
Автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында Дәүләт автоинспекциясенең 85 еллыгына багышланган “Автоледи-2021” район смотр-конкурсы узды. Аны Тәтеш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге, Казан шәһәрендә территориаль идарә профилактикасының Буа бүлеге “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ, Тәтеш автомәктәбе үткәрде.
Конкурс ике этапта узды: “Юл йөрү кагыйдәләре” һәм “Классика”. “Юл йөрү кагыйдәләре” этабында кызлар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрен тикшерделәр. “Классика” этабында автодромда 6 катнашучы автомобиль белән идарә итү осталыгын күрсәтте. Барлык катнашучылар кыйммәтле бүләкләр һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр.
Беренче урынны алган Виктория Гвоздева Казандагы конкурсның зона этабында Тәтеш районы данын яклаячак.
Ике этап
нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр:
1нче урында – Виктория Гвоздева,
2нче урында – Наталья Тронягина,
3нче урында – Олеся Ханжина,
4нче урында – Евгения Нефедьева,
5нче урында – Надежда Кондратьева,
6нчы урында – Ирина Малкина.
ФОТОНЫ ТӘТЕШ АВТОМӘКТӘБЕ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев