Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтештә көчлеләр җиңде

    Үткән ялларда “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексы залы хис-тойгылардан һәм ярыш тәэсиреннән гөрләп торды.

    (Тәтеш, 30 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА (автор фотосы)). Тәтештә өч көн дәвамында, 25нән 27 гыйнварга кадәр, чын спорт бәйрәме – яшүс­мер малайлар һәм кызлар (1999-2001 елда туганнар), 2004-2005 елларда туган яшь егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

    Келәмдә үз көчләрен сынап карар өчен шәһәребезгә бөтен республикадан көчле ирекле көрәшчеләр җыелды – ярышларда 300гә якын кеше катнашты.
    Күп сандагы көрәшчеләр дружинасын район башлыгы Рәмис Сафиуллов сәламләде. Район башлыгы малайлар һәм кызларның көченә, кыюлыгына соклану белдерде, аларга яхшы көрәш, уңыш­лар, җиңүләр теләп, болай диде: “Сезнең арада булачак дөнья һәм Олимпиада чемпионнары барлыгына мин ышанам! Һәм көчлеләр җиңсен иде!”

    Авырлыкны үлчи башлаган мизгелләрдә залда ярыш алды кичерешләре кызганнан-кызды: артык авырлык булу ихтималы өчен борчылу, һәм үлчәнгәннән соң ихластан шатлану, үлчәү авыр­лыгы кысаларында ке­ләмдә очрашачак көндәшләр белән танышу. Күнегүләр ясау һәм менә ул беренче көрәш, бәйрәм башланды. Башлангыч этапта күңел хисләре, җиңү теләгенең көчле булуы өстенлек итте. Әмма иң тәэсирле чыгышлар, һичшиксез, финал якынлашканда башланды – бу зур үлчәү авырлыгында физик көчле һәм тәҗрибәле мастерлар, төрле дәрәҗәдәге, шул исәптән Россия һәм Халыкара турнирларда күп тапкыр җиңүчеләр арасындагы көрәш. Әлеге кара-каршы көрәш төре нәрсә белән дан тотса, биредә барысы да булды: тактик уен, күп йөрешле комбинацияләр, нәтиҗәле ыргылышлар, хәлсезләндерә торган алымнар.

    Көрәшләр көч-дәрт ялкыны буенча көтелгәнне аклады – көчләр берләшүе, сыгылмалылык, җитезлек. Чыгыш­лар киеренке тәртиптә баруга карамастан, көрәшләр арасындагы кыска тәнәфесләрдә без танылган хөкемдарлар белән аралашырга өлгердек. “Әлеге ярышлар ПФО Беренчелегенә сайлап алу булып тора”, – дип хәбәр итте Россия спорт мастеры, ирекле көрәш буенча бөтенроссия категорияле хөкемдар Инсаф Низамиев. “Бирегә республиканың иң яхшы көрәш мәктәпләре вәкилләре җыелды, көрәшчеләрнең дәрәҗәсе – бертигез диярлек, – дип билгеләп үтте Тәтеш көрәшчеләренең тренеры, ТРның атказанган тренеры Сәгыйть Ибраһимов. – Мондый күмәк турнирларда, мондый югары көндәшлек шартларында безнең егет-кызлар үз осталыкларын арттыралар”.

    Шунысын да билгеләп үтик, үз хезмәтләренә чын күңелдән тугры тренерлар: Сә­гыйть Ибраһимов белән Александр Яковлевтан башка бу җиңүләр һәм казанышлар булмас иде. Бүләкләү тантанасын райбашкарма комитет җитәкчесе Аркадий Семенычев уздырды. Ул район башлыгы исеменнән һәркемне бәйрәм белән тәбрик­ләде һәм яңа җиңүләргә ирешүләрен теләде.


     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: