Чарада катнашучылар проектның әһәмиятен билгеләп үттеләр, аның авторы һәм җитәкчесе Россия ветераннар берлегенең республика бүлекчәсе хезмәткәре Ольга Дютина.
(Тәтеш, 12 июль, "Тәтеш таннары"). Тәтештә якташларыбызның – Бөек Ватан сугышы геройларының һәйкәл-бюстларына QR-кодлар (объект турында мәгълүмат булган штрих код) урнаштырылды.
Тәтешлеләр дәһшәтле сугыш елларында дошман алдында баш иеп тормаган якташларын рәхмәт сүзләре белән искә алалар. Герой-җиңүчеләргә Ватан иң югары бүләкләр тапшырды, күпләргә – үлгәннән соң. Тәтеш районында туып-үскән сигез кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, бишесе Дан орденының тулы кавалерлары. Аларның биографияләрен Тәтеш ягы тарихы музеенда, безнең язмаларда, һәм дә инде Тәтештәге Дан мемориалындагы бюстлардан – һәйкәлләрдәге табличкалардан QR-кодларны телефондагы махсус программа аша сканерлап белергә мөмкин. Республика проекты кысаларында QR-кодлы табличкаларны тантаналы рәвештә Тәтешнең “Форпост” үзәге һәм “Батырлык” яшьләр (яшүсмерләр) клубы тәрбияләнүчеләре
беркетте.
Чарада катнашучылар проектның әһәмиятен билгеләп үттеләр, аның авторы һәм җитәкчесе Россия ветераннар берлегенең республика бүлекчәсе хезмәткәре Ольга Дютина.
Сугыш кабатланмасын һәм тарихны бозмас өчен, ата-бабаларыбызның батырлыкларын истә тотарга, мирасыбызны сакларга кирәк.
фото: tetushi.tatarstan.ru
Нет комментариев