Андыйлар турында оста токарь диләр
Ул заводта үзенең хезмәт эшчәнлеген 1986 елда башлаган, һәм менә инде 30 ел станокта эшли.
(Тәтеш, 11 март, «Тәтеш таңнары»). Тәтеш механика заводы токаре Василий Моськовның исеме Казан вертолет заводының Мактау Китабына кертелгән.
Ул заводта үзенең хезмәт эшчәнлеген 1986 елда башлаган, һәм менә инде 30 ел
станокта эшли.
– Токарьның өйрәнчеге булып урнаштым, Александр Мыркин минем остазым булды, – дип искә төшерә Василий Петрович. – Төшендерерлек итеп, төпле итеп өйрәтте.
Завод ветераны хәзер инде үзе дә яшь эшчеләр өчен остаз булып тора, туплаган тәҗрибәсен һәм белемен алар белән уртаклаша, һөнәрнең барлык нечкәлекләренә өйрәтә. Әтисе белән бергә заводта 10 елдан бирле токарь булып эшләүче үзенең улы Константинга һөнәренә мәхәббәт уята алуыннан ул канәгать.
– Безнең хезмәттә күз белән чамалау, пространствоны күзаллау яхшы булырга тиеш, детальләрне эшкәртү технологиясен һәм, әлбәттә, сызымнар белән эшли белергә кирәк, – ди белгеч. – Бу күнекмә баштан ук килми. Производство сызымнарын бары тик эш барышында гына өйрәнергә мөмкин. Василий Петрович үзе моны камил белә, шуңа күрә аңа иң җаваплы эшләрне йөклиләр. Ул пөхтәлек, игътибарлылык кебек сыйфатлары белән аерылып тора, һәм токарь станогында теләсә нинди катлаулылыктагы эшләрне башкара ала. Ир-ат өчен, аның әйтүенчә, башкара алмаслык эшләр юк һәм бер очракны искә ала.
– Казан токарьлары ике детальне ясый алмаганнар, заказны безнең филиалга тапшырдылар, – дип сөйли ул. – Эш җаваплы – детальләр титанлы. Без Валера Захватов белән, ул инде мәрхүм, сынау партиясен әзерләдек. Детальләрне ОТКда тикшергәч, бик канәгать калдылар, безгә зур заказны ышанып тапшырдылар.
Хезмәттәшләре Василий Петровичны бик яхшы хезмәткәр һәм игелекле кеше буларак бәялиләр, хөрмәт итәләр.
– Ышанычлы, җаваплы, хезмәт сөючән, үз эшенең остасы, – ди аның хакында механика заводы җитәкчесе Сергей Федотов.
Василий Моськовка хезмәтенең аңа шатлык китерүен, коллективның искиткеч булуын, ә инде озын ялларда яки отпуск вакытларында цехтагы станоклар гүләвен сагынуын белдерә.
– Бу хезмәт көне музыкасы, – ди ул елмаеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев