Бер-берләреннән башка ямансу
Кешеләр

Бер-берләреннән башка ямансу

Починок-Ново-Льяшево авылында яшәүче Кильяновлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте.

(Тәтеш, 2 декабрь, "Тәтеш таңнары, Алинә Тарханова , фото Кильяновларның архивыннан).  Өйләнешеп илле ел тигез тормышта гомер кичерү – ул олы бәхет булу белән бергә гаять зур хезмәт тә әле.

Гаилә башлыгы  Анатолий Сергеевич Мурманскида туа. “Әтием тимер юл станциясендә начальник булып эшләде, – дип сөйли ул. – Аның үлеменнән соң әни, йорт кирәк-ярагын җыеп, дүрт бала белән Починкига яшәргә күченә. Ул чакта миңа нибары ай ярым гына булган. Биредә безнең әни ягыннан туганнар гомер кичерде”. 

Анатолий Кильянов мәктәпне тәмамлагач, армиягә кадәр Ульян өлкәсендә урман сәнәгать хуҗалыгында эшли, хезмәттән соң безнең районда Ленин исемендәге колхозга эшкә урнаша, анда пенсиягә чыкканчы механик һәм машина-трактор паркында бригадир була. Үзенең тормыш ярын Красный Восток поселогында очрата, ул анда еш кына туганнарына килеп йөргән. Чибәр, ягымлы кызга ул шул чакта күз төшергән дә инде. 
“Озак уйлап тормадык, өйләнештек”, – диләр ир белән хатын, шул көннәрнең хатирәсе турында сөйләгәндә күзләрендә яшьлек очкыннары балкытып.

“Үземнең хезмәт эшчәнлеген 16 яшьтән башладым. Кошлар да карадым, фермада бозаулар да ашаттым, медпунктта әнигә дә булыштым, аннары  үземне дә шунда техничка итеп рәсмиләштерделәр”, –  ди Галина Александровна. 

Туйдан соң колхозда эшли һәм лаек­лы ялга чыкканчы 22 ел мәктәптә техничка була. 
Ир белән хатын әйтүенчә, тормышта төрле чаклары булган, шулай да, барлык кыенлыкларга да карамастан, яхшы яклары күбрәк икән. Зур хуҗалык алып барганнар, дүрт бала: өч кыз һәм көтеп алынган малай тәрбияләп үстергәннәр. “Иремә бик тә малай табасы килде”, – дип төгәллек кертә елмаеп хуҗабикә. Барысы да Ульянда яши, әти-әниләрен хөрмәтлиләр, алар янына еш кайтыр­га, аларны кайгыртырга һәм яратулары белән җылылык өстәргә тырышалар. Өйдә, күпчелек балалары ярдәмендә, тормыш итәр өчен барлык шартлар булдырылган, өй тышланган, мунча яңартылган.

“Кильяновлар безнең күршеләр. Иңгә-иң куеп яшиләр – күпләргә үрнәк, –  дип уртаклаша Кошки-Новотимбаево авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Алевтина Емельянова. – Анатолий Сергеевич белән Галина Александровна – ягымлы, кунакчыл кешеләр. Хуҗабикә кул остасы – свитерлар да, оекбашлар да бәйли, тәмле  итеп пирог­лар пешерә, алар белән безне дә сыйлый, кәбестә һәм йомыркадан ясалган эчлек­лесе аеруча да йомшак килеп чыга. Менә тик сәламәтлеге генә какшый башлады. Анатолий Сергеевичның шулай ук кулларыннан һәр эш тә килә. Өйдә бик уңайлы, һәр җирдә тәртип, тышкы якта да, эчтә дә. Әгәр аларга хәтта беразга гына булса да аерым торырга туры килсә, ямансулык, күңелдә бушлык тоябыз, диләр”.

Тату гаилә авыл кешеләрендә сок­лану һәм хөрмәт уята. “Яратырга, эшләргә, сабыр булырга, тыныч яшәргә, һәрбер көнгә сөенергә, балалар үстерергә кирәк”, –  диләр ­Кильяновлар бергә озак яшәүнең ­серен гади һәм аңлаешлы итеп.
 


Нет комментариев