Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Безнең Петровночкабыз

Өченче ел инде рәттән Тәтеш татар мәктәбе базасында коррекцияле сыйныф эшли һәм аны педагог Елена Емельянова җитәкли.

“Аның турында һичшиксез языгыз! Укыту – аның сәләте. Игелекле, игътибарлы, яңалыкка омтылучы. Ул нәтиҗә өчен эшли, һәр баланың сәләтен тулысынча ача. Безнең балалар – дистанцион олимпиадаларда җиңүчеләр, берничә проектта катнашучылар. Ә кабинетны ничек бизәгән! Тыйнак һәм зур акыл иясе ул!” – дип, аңа соклана өченче сыйныф укучыларының әти-әни­ләре. Мон­дый сүзләрдән соң ничек итеп педагог белән якыннан таныш­мыйсың инде? Татар мәктәбенә юл тотабыз.
Төштән соңгы вакыт, укучылар акрын гына өйләренә таралыша. Менә Данис артыннан да әнисе килде. “Елена Петровна матур, безне язарга һәм укырга өйрәтә, мультфильмнар карарга һәм музейга да безнең белән йөри”, – ди малай. Кечкенә генә бүлмәдә җылы да, уңайлы да, ә китап киштәләрендәге махсус әдәбият һәм күрсәтмә әсбаплар традицион материаллардан аерылып тора. 
“Ата-аналар һәр башлангычта да – төп ярдәмчеләрем, алардан башка эшләү авыррак булыр иде. Беренче дәресемне әле дә хәтерлим: дулкынландым, йөрәгем каты итеп тибә, күп әйбернең бу очрашуга бәйле икәнен аңлаганга, нәрсәдән башларга да белми тордым. Соңыннан әти-әниләрнең миңа балаларын ышанып тапшырганнары өчен чиксез рәхмәтле булдым”, – дип искә ала педагог.
Елена Петровнаның эш көне мәк­тәптәге соңгы кыңгырау бе­лән генә тәмамланмый. Өйдә ул чираттагы дәресләрнең планын җентекләп күзаллый, чөнки һәр укучыга, аның мөмкинлекләреннән чыгып, шәхси якын килү кирәк. Көн саен диярлек  биш дәрес, аларның һәркайсы уеннар белән башлана һәм шулай ук тәмамлана да, кырык биш минут дәвамында берничә тапкыр физик күнегүләр эшләп алабыз.
“Мин укучыларымның кечкенә генә уңышларына һәм казаныш­ларына сөенәм. Һәм  көн саен үзем өчен ниндидер яңалык ачам, алар белән бергәләп өйрә­нәм. Тәрбияләнүчеләрем ачык күңелле, алдашырга сәләтле түгел, алар ялагайлана да, кыерсытуларга җавап кайтара да белмиләр”, – ди Елена Петровна. 
Сөйләшү барышында ул берничә тапкыр аның турында язарга иртә, саллы педагог стажына кадәр әле ерак булуын кабатлады. Тик балаларга карата булган мәхәббәтне һәм укытучының осталыгын ниндидер еллар дәлилли мени?
Тыйнак кызның киләчәккә планнары, уй-теләкләре зурдан, һәм ул алдагы көннәрдә җиңеп чыгарга кирәк булган кыенлыклардан һич кенә дә куркып тормый. Яшь мөгаллимә Белем иле буенча үзенең өченче сыйныфын елмаеп алып бара, ә моңа бүләк итеп әти-әниләрдән һәм балалардан җылы сүзләр генә ишетә һәм аны “безнең Петровночкабыз” дип йөртәләр.
Елена КАЛАШНИКОВА  
(автор фотосы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X