Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

“Эшкә шатланып барам”

Татьяна Воробьева Олы Шәмәк авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре булып чирек гасырдан бирле эшли.

(Тәтеш, 16 октябрь, "Тәтеш таңнары", Татьяна Кузнецова (автор фотосы) ).   Аның составына кергән торак пунктлардагы һәрбер яшәүченең фамилиясен генә түгел, шулай ук исемен дә, әтисенең исемен дә белә.

Егерме ел эчендә аның эшчәнлегендә күп нәрсәләр үзгәргән: компьютер һәм Интернет барлыкка килү генә дә ни тора! Хәзер эш җитештерүчәнлеге электрон төрдә алып барыла, бу секретарьнең хезмәтен сизелерлек җиңеләйтә. 

“Хезмәтем миңа ошый: биредә мин һәрчак кешеләр белән. Һәр иртәдә сәгатькә күз салам һәм башкарма комитетка барыр өчен сигезенче ярты җиткәнне көтәм. Безгә кешеләр белешмә алыр өчен генә түгел, кайвакытларда бары сөйләшергә дип кенә дә киләләр”, – дип уртаклаша Татьяна Юрьевна.

Аны авылда халыкның кими баруы борчый. “Мисалга, хәзерге ел эчендә безнең җирлектә дүрт сабый туды, тугыз кеше вафат булды”, – ди ул аянычлы итеп.

Татьяна Юрьевна башкарма комитеттан ерак түгел генә яши, шуңа күрә хәтта ялда чакта да, юк-юк та җитәкчелек яки авылдашлары үтенече буенча эшкә килеп китә, чөнки ул чынлыкта да алыштыргысыз белгеч.

“Бик намуслы кеше, аның өчен эш – яшәү мәгънәсе. Ул – минем беренче ярдәмчем”, – дип тасвирлый секретарьне Олы Шәмәк авыл җирлеге башлыгы Алексей Афанасьев.
Татьяна Юрьевна – күтәренке рухтагы ханым, ул нинди генә очракта да, мәшәкатьләреңне һәм борчуларыңны бусага артында калдырып, эшкә елмаеп барырга кирәк дигән фикердә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев