Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Әфганстан күңел әрнүем

“Хезмәт иткән вакытта безнең батальоннан беркем дә һәлак булмады”, – ди запастагы майор Юрий Савин. Әлеге сүзләрдән кадерле берни юк.

(Тәтеш, 15 февраль, «Тәтеш таннары», Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА). Юрий Савин 1986 ел­ның 19 июленнән 1988 елның 4 июленә кадәр Әфганстан Рес­публикасы­н­да совет гаскәрләренең чик­лән­гән контингенты составында хезмәт иткән.

Хөкүмәт бү­ләк­ләре: ике “Кызыл Йолдыз” ордены, “СССР ВСда Ватанга хезмәт иткән өчен” III дәрәҗә ордены, ­сигез медале бар. Баграм һәм Кабул – бу Юрий Борисович өчен картадагы нокта гына түгел, ә үз гомерен һәм үзенең кул астындагыларның гомерен сәгать саен куркыныч астына кую урыны да. Солдатлар яралана, үзе дә ике тапкыр контузия ала: беренче тапкыр танк Юрий Савинның туган көнендә, 6 февральдә, минада шартлый. “Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр 30 ел элек тәмамланды. Шул го­мердән бирле күп нәрсәләр үзгәрде, күп нәрсәләр башкача күзаллана, – дип уртак­лаша районның сугышчы-интернационалчылар советы рәисе Юрий Савин. – Безгә бары тик кулга корал алып Әфган халкына интернационал ярдәм күрсәтү өлеше тиде. Әлеге вакыйгаларның батырлары – аерым сыйфатларга ия ниндидер үзенчәлекле кешеләр түгел. Алар барлык кешеләр кебек, шундый ук – солдатлар, сержантлар, үткәндәге мәктәп укучылары. Әфганстанда утлы сынау узган ке­шеләр турында кү­ңел дулкынлануларысыз искә алу мөмкин түгел, ул совет солдатының теләсә нинди хәлдә дә үзен намуслы һәм гадел тотуын тагын бер кат раслады. Үз тормышындагы иң авыр минутларында ул беренче чиратта кеше булып калды, үз алдына куелган бурычны намус белән үтәде, моның белән бергә батыр­лык, кыюлык һәм тәвәккәллек күр­сәтте. Кыюлык... Әлеге төшенчәдә тирән мәгънә ята. Ул тәвәккәллек, гайрәтлелек, түземлек һәм ныклык, якты идеалларга җаның-тәнең белән бирелгәнлек кебек холык сыйфатларын берләштерә. Гади итеп әйткәндә, башкача мөмкин дә булмас иде. Ватаныбыз тарихындагы иң канкойгыч Бөек Ватан сугышында катнашкан әтиләр һәм бабайларның бөек даны үрнәк булды”. 

Еллар уза. Яралар төзәлә, әмма югалту ачысы һәр­ва­кытта кешеләрнең йөрәгендә кала. Ватан алдында үзләренең бурычларын ахыргача үтәүчеләрне без хәтерләргә тиеш.     
фото Юрий Савин архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X