Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Галя апа үз кунакларына шат

Үз укучылары белән элемтәдән башка редакция эшен күз алдына да китереп булмый.

Без сезнең теге яки бу хакта үз фикерләрегезне һәм күзәтүләрне җиткерергә теләвегезгә һәрвакыт шат. Шулай ук зур тормыш юлы узган кешеләр турында хатлар килсә, бик  күңелле.
Светлана Камфарова 22 октябрьдә Тәтештә гомер итүче Галина Осипованың 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәген хәбәр итте, һәм ул аның турында очерк язган. 
“Галина Осипова Тәтештә күп балалы гаиләдә туа. Әтисе 1941 елда фронтка китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Әнисе балаларны берүзе үстерә, баш күтәрмичә эшли дә эшли.
Алар өлешенә бик күп авырлыклар туры килә: Пролетарская урамындагы кечкенә генә йортта, Иделнең югары ярында яши алар. 12 яшеннән Галина һәр тиеннең кадерен белә: башта кош-корт комбинатында тартмалар юа, тавык йолкый; аннары әзерләү конторасы, икмәк пешерү йорты – бернинди эштән дә курыкмаган кыз. 17 яшендә инкубатор станциясенә күчә.
1958 елда кияүгә чыга, 1959 елда Калинин урамындагы мәктәптә җыештыручы булып эшли башлый. Шәһәр советында агач остасы һәм сантехник булып эшләгән ире белән икесенә мәктәп каршыннан “кубовая” дип аталган кечкенә бүлмә бирәләр. Анда зур казан була, идән юу өчен суны шунда җылыталар, ә чаршау артында  карават һәм өстәл тора, 1984 елга кадәр алар шулай яши.
“Мәктәптә 10 уку сыйныфы һәм 9 мич бар иде, балалар килгәнче аны ягып, җылытып куя идем, колонкадан су ташып, идән юдым, – дип искә ала юбиляр. – Бик авыр булды, әмма яшь чакта аны тоймадым да”. 
1971 елда Галина Николаевна шәһәргә килеп укый торган якын-тирә авыл балалары өчен интернатка няня булып эшкә күчә. Алар өчен ул бик якын кешегә әверелә, үзара яратып, аны “безнең Галя апабыз” дип йөртәләр. Биредә ул тугры дуслар таба, көн саен хезмәттәшләре һәм балаларның җылысын, игелеген тоеп яши. Ике дистә елдан артык интернатта хезмәт куя ул, монда тәрбияләнүчеләр үсә, мәктәпне тәмамлый, алар урынына яңалары килә тора. Күпләр аны әле дә хәтерли, шалтыраталар, сәламәтлеге турында белешәләр, бәйрәмнәр белән котлыйлар. 
Күпьеллык тырыш хез­мәте өчен Галина Осиповага “Хезмәт ветераны” исеме бирелгән. 
Хәзер ул төзекләндерелгән фатирда берүзе яши: ире вафат, ә балалары булмый. Һәм һәрвакыттагыча аның өе кунаклар өчен ачык: тәмле хуш исле чәй белән сыйлый, ярдәмгә мохтаҗларга булыша. Хуҗалыкчы хатын-кыз табигатьне сөя, элегрәк хәтта тыныч ауны да яраткан, һәм хәзер дә аның өендә кунаклар өчен тозлы гөмбәләр табылачак. 
Ханымның йорты чә­чәк­ләр белән тулы. Чәчәкләр аңа матурлык бүләк итеп кенә калмыйча, аны көчле итә, тормышын озайта, авыр минутларында тынычландыра кебек тоела. Тиздән Галина Николаевна юбилеен билгеләп үтәчәк, үзенең тормыш юлына йомгак та ясар. Әмма бу көчле, хезмәт сөючән ханым әле күпне булдыра алыр­лык, ә йөрәге кешеләргә игелекле һәм ярдәмчел булудан арымый. Күңеленең гадилеге, тыйнак­лыгы, юмартлыгы өчен аны туганнары һәм та­ныш­лары ярата”.
Галина ТАҖЕТДИНОВА  
 (автор фотосы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X