Гомер уза аккан  сулар кебек...
Кешеләр

Гомер уза аккан сулар кебек...

Әй, язмыш, язмыш! – дип юкка гына әйтмиләрдер шул. Бөтен кешенең дә бит тормыш хәле бер төрле була алмый. Кайсыларының ул яхшы дәрәҗәсендә шома гына бара, хәтта аңа лаек булмаса да, ә кайберәүләр бик күп нәрсәләргә лаек булсалар да, аның тәкъдиренә башкача язылып куела.

(Тәтеш, 22 март, "Тәтеш таңнары", Илгизәр ГАЛИ, Тәтеш, фото Фәхретдиновларның гаилә архивыннан).  Түбән Тарханда яшәүче сеңелем Гөлүсәр Фәхретдинованың дә шулайрак язылган ахрысы. Кияү Җәвит көтмәгәндә чирләп китә дә шуннан соң авыр физик хезмәт белән шөгыльләнә алмагач, аны клуб мөдире итеп куялар. Ләкин шулай да сәламәтлеге яхшырмый, анда да эшли алмый, әлеге хезмәтне хатыны Гөлүсәр башкара. Шулай итеп, Җәвит 38 яшендә якты дөнья белән мәңгелеккә хушлашты.

Гөлүсәрнең Ульян каласында үз гаиләсе белән яшәгән олы улы Рөстәм дә бервакыт сыр­хаулый башлап, аяусыз чир аны 37 яшендә ахирәт дөньясына алып китте. Бу вакыйгалардан соң байтак еллар үткәч, Самара өлкәсенең Толь­ятти шәһәрендә яшәүче кече улы Рәшит тә 52 яшендә авыру сәбәпле вафат булды. Менә шулай бер-бер артлы өелеп килгән кайгы-хәсрәткә ана йөрәге ничек түзсен ди инде? 

Сеңелем Гөлүсәр, югарыда әйткәнемчә, 24 ел дәвамында клуб мөдире булып хезмәт куйды һәм шуннан пенсиягә чыкты. Ул заманда авылда яшьләр күп иде. Алар Гөлүсәр апаларын хөрмәт иттеләр, аңа карата яхшы мөнәсәбәттә булдылар, һәрчак аралашып тордылар, эш барышында бәйрәм концертларында катнашып, аңа ярдәм иттеләр. Аларга ул моның өчен хәзергә кадәр рәхмәтле. Гөлүсәр әле тагын һәр елны күмәк хуҗалыкта 2-3 гектар чөгендер утап-эшкәртүдә дә, әле тагын никадәрле хезмәт куярга да өлгерде. Шул чакларда апаларына булышыр өчен минем улларым да кайталар иде авылга. Әле бит аңа каен­атасы белән каенанасына да кадер-хөрмәт күрсәтергә, фарыз гамәлләрне дә үз вакытында үтәргә кирәк булды. Сүз уңаеннан, Гарифҗан абзый белән Бибинур абыс­тай тормышта аларга үрнәк булып, тату озын гомер  кичерделәр. Гөлүсәр сеңелем бүгенге көндә авылда абыстай вазифасын башкара, шуңа да аңа даими рәвештә дин гыйлемен өстәп торырга туры килә. Яше барса да ул зарланмый, заманнан калышмыйча, һаман алга бара, әҗер-саваплы гамәлләр башкарырга тырышып яши.   

Аны авылдашлары, түбәнтарханлылар, бүгенге көнгә кадәр ихтирам итәләр, төрле мәдәни һәм бәйрәмнәр уңаеннан уздырылган чараларга чакыралар. Гомер буе мәдәни тормыш белән кайнап яшәгән туганым бүгенге көненә, тыныч һәм җитеш тормышка сөенеп туган җирендә гомер кичерә. Ә гомер дигәнең, аккан сулар кебек, үз көенә ага да ага...  
 


Нет комментариев