Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Иң зур могҗиза – балалар

    Бакырчыда яшәүче Эльвира һәм Марсель Нигъмәтуллиннар үзләренең бәхетен балаларда диләр.

    (Тәтеш, 16 май, “Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова, фото Нигъмәтуллиннарның гаилә архивыннан).  

    Язмыш аларны ветеринария техникумында укыганда кавыштыра. “Мин үзем Мөслим районыннан, әнием – тумышы белән Бакырчыдан – шунда кияүгә чыккан. Хайваннарны балачактан ук яраттым, аларны карый идем, – дип сөйли Эльвира. – Атларга аеруча да соклана идем, мине аларның гайрәтлелеге, матурлыгы, аңлаучан булуы җәлеп итте. Сабан туенда берничә тапкыр җайдак булдым, призлы урыннар яуладым. Шулай булгач терлекчелек тармагында эшләү – аңлы рәвештә сайлаган һөнәр”.

    Марсель инде күбрәк техникага тартылган, әмма аңа партада утырган күршесе бик тә ошаган һәм аңардан аерыласы килмәгән, шулай итеп ветеринар булырга укыган. Егет белән кыз ике ел эчендә бер-берләрен тагын да яхшырак белгән, һәм Марсель сөйгәненең кулын сорап тәкъдим ясаган. “Миңа ул тыйнаклыгы, киң күңелле, ихласлылыгы белән ошады, һәрвакытта янәшәсендә буласым килде”, – дип искә төшерә ире һәм бергә булган чактан алып никадәр вакытлар узса да, бу теләкнең бер генә дә кимемәвен билгеләп үтә.
    Яшьләр өченче курста өйләнешеп, гаилә корып җибәрә. Укуларын дәвам иткәндә, олы кызлары Самирәне тәрбияләүдә әниләре Фәния апа аларга зур ярдәм күрсәтә, алар әлегә кадәр бер-берләрен хөрмәтләп гомер кичерәләр, аңа аңлавы һәм зирәк  киңәшләре өчен рәхмәт хисләрен белдерәләр. 
    Диплом алгач, белгечләр туган җирләрендәге хуҗалык­ка эшкә урнашалар: хатыны – фермага, ире, армиядә хезмәт итеп кайт­каннан соң – тракторчы булып.

    Нигъмәтуллиннар гаиләсендә бар да җайланган – яраткан эш, балалары бар, тагын бер күңелле яңалык – яшь гаиләләр өчен авылда торак төзү дәүләт прог­раммасына керә алганнар.

    “Яңа йортка күчү безнең өчен шатлыклы олы вакыйга булды, монда инде җиде ел яшибез, ике кызыбыз – Зәринә белән Ралинә биредә туды”, –  дип сөйлиләр күп балалы ир белән хатын.

    Бишенче сыйныфта укучы Самирәгә быел беренче классны тәмамлаучы сеңелесе өчен укытучы ролендә булу ошый икән. “Ул бик тырыш һәм мин әйткәннәрне тыңлый. Без бергәләп рәсем, әвәләп төрле әйберләр ясау белән шөгыльләнергә яратабыз, әле тагын – футбол, волейбол уйнарга”, – дип уртаклаша кызчык. 
    Әти-әнисе үзләренең сөек­ле кызлары өчен барлык шартларны булдырырга тырыша – уен мәйданчыклары урнаштыралар, бергәләп нәрсә дә булса эшлиләр, әнисе аларны йорттагы хезмәтләрне башкарырга өйрәтә. “Кызлар өйне җыештыра, ризык әзерли белергә тиеш. Бөтен гаиләбез белән пилмән ясыйбыз, коймак, кыстыбый пешерәбез, тортларны аерым бер хозурлык белән бизибез”, – ди йортның җылы учагын саклау­чы ханым. Сезгә бергәләп нәрсә белән шөгыльләнү күбрәк ошый, дигән соравыма алар: “Эшләү”, – дип җавап бирделәр. Кышын ишегалдындагы карны бердәмләшеп чистарталар, җәен яшелчә бакчасында эшлиләр, көзен мул уңышны җыеп алалар, алардан төрле тәмле ашамлыклар әзерлиләр. “Хуҗабикәләрем минем”, – ди назлы, ягымлы тавыш белән гаилә башлыгы һәм җир йөзендә иң зур мог­җиза – мәхәббәт һәм балалар, дип раслый.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: