Зур Әтрәч мәдәният йорты директоры Илһам Хәйбуллин әйтүенчә, музыкага мәхәббәт аңа әти-әнисеннән бирелгән.
(Тәтеш, 24 март, «Тәтеш таңнары»). Илһам Рәшит улы сүзләренә караганда, башта мәдәният өлкәсендә юл җиңел булмаган, әмма район мәдәният йорты методистлары ярдәм иткән, кешеләр белән аралашу тәҗрибәсе ярап куйган, һәм менә 6 ел инде ул авыл халкының ялын оештыра, балаларның иҗади сәләтләрен үстерә. Үзенең төп ярдәмчеләре итеп ул 15 ел инде үз репертуары белән тамашачыларны сөендерүче “Кызыл миләш” халык ансамблендә катнашучыларны атый. Гармунчы Васыйл Юнысов җырлау өчен теләсә нинди көйне җиңел уйный, ә алар шулай ук борынгы татар җырларын җиңел башкаралар. Ансамбль ел саен Буага “Балкыш” фестиваленә бара, тамашачылар бу коллективны белә һәм җылы кабул итә. Укучылар авыл мәдәният йортына бик теләп киләләр. Илһам тамашачыларны вокаль башкаруы белән генә сөендереп калмыйча, Алсинә Фәйзуллина белән көйле дуэты конкурсларда призлы урыннар яулый, еш кына сәхнәдә тормыш иптәше Рәмзия белән дә чыгыш ясый.
Истәлекле даталардан һәм бәйрәмнәрдән тыш, Илһам Хәйбуллин аларның үз матур традицияләре булуы белән дә уртаклашты. Ел саен зурәтрәчлеләр “Чишмә бәйрәме” үткәрәләр: Уракчы чишмәсе янында җыелып, аны чистарталар, уха пешерәләр, тәмле чәй кайнаталар, борынгы татар җырларын җырлыйлар, өлкәннәр яшьләргә үткәннәре турында сөйлиләр.
– Мондый очрашулар кирәк, алар кешеләрне берләштерә, аралашу җылысын бирә, туган якка мәхәббәт тәрбияли, – ди Илһам Рәшит улы. – Узган ел безнең чишмәне үзара салым акчасына төзекләндерә башладык, безнең халык шулай хәл итте. Аллаһы Тәгалә биргән гореф-гадәтләрне һәм матурлыкны сакларга кирәк.
Кешеләр клубка рәхәтләнеп ял итәргә генә түгел, төрле чараларда актив катнашырга да киләләр, ди мәдәният хезмәткәре.
– Без кешеләр өчен эшләдек һәм эшлибез, – дип раслый Илһам Рәшит улы, – һәм без тамашачыларга рухи ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтлебез.
фото: Илһам Хәйбуллин гаилә архивыннан
Нет комментариев