Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Җирне ярату – канга сеңгән

Килдештә яшәүче Владимир Левштанов туган җирендә чирек гасырдан бирле хезмәт куя.

(Тәтеш, 18 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы) ). Мәктәп укучысы булганда ук инде әтисе Александр Александровичның комбайнчы ярдәмчесе булган, ул улын тырыш һәм намуслы эшләргә өйрәткән, шуңа күрә яшь егетне киләчәктә кем булырга дигән сорау борчымаган. Авылда механизатор һөнәре – мактаулы һәм хөрмәткә лаек. Җирдә эшләр өчен, аны барыннан да элек яратырга, аңа җан җылыңның бер өлешен бирергә кирәк, әле тагын техниканы яхшы белү мөһим.

Унҗиде яшьлек егет мәктәпне тәмамлагачтын ук шул җирлектәге колхозга эшкә урнаша, аңа иске ДТ-75 тракторын бирәләр, ул аңа карусыз буйсына. “Тракторны яхшы хәлдә тотарга тырыштым, башкача ярамый, чөнки “тимер ат” эшләргә тиеш, ә аның хуҗасы – башкалардан калышмаска”, – диде тәҗрибәле механизатор төпле итеп.

Владимир Александрович – киң кыр­лы белгеч – МТЗ-1221не дә, “Нива”ны да, “Енисей”ны да иярли, ә узган елгы урак өстендә аңа куәтле яңа “Акрос” комбайнын ышанып тапшыр­ганнар. “Безнең машина-трактор паркының яңаруы искиткеч шәп, андый техникада эшләве бик күңелле, уңайлы, җитештерү дә артты”, – ди елмаеп игенче.

Владимир Александрович үзенең намуслы тырыш хезмәте өчен район дәрәҗәсендәге күп бүләкләргә ия, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты бар, ә үткән ел азагында районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бәйрәмендә аңа тантаналы рәвештә ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.  

Авыл хуҗалыгы предприятиесе мәгълүматлары буенча, язгы кыр эшләре вакытында механизатор 535 гектар язгы сабан ашлыгын югары сыйфатлы итеп чәчкән, сенаж һәм силос салганда ул 1390 тонна сенаж, 452 тонна силос тыгызлап таптаган, ә уңышны урып-җыйганда 989,7 тонна ашлык суктырып алган. 
“Эшчән, җаваплы, бик шәп гаилә башлыгы”, – дип тасвирлый аны “Авангард” ҖЧҖ җитәкчесе Виктор Абрамов. – Шунысы кыйммәткә ия, Левштановларда җирне ярату – канга сеңгән, әти-әниләреннән балаларына күчә. Владимир аны әтисеннән үзләштерде, хәзер аның улы Анатолий авыл хуҗалыгы техникумында укып, борынгы бабалары җирен эшкәртә”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев