Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Көч-куәте һәм белеме ярдәм итә

    “Татарстан” агрофирмасы” ҖЧҖ товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Мәүлет Сәитов район терлекчелегендә 17 ел хезмәт куя.

    (Тәтеш, 30 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Мария ХРАМОВА). Түбән Тархан егете мәктәпне тәмамлаганнан соң туган ягында калырмын дип уйламаган да була: Казанда слесарьлыкка укый, Сахалинда армиядә хезмәт итә, белгечлеге буенча эшли, бетончы, балта остасы да.

    Әмма вакыт дигәнең барысын да үз урынына куя, Мәүлет Рифгать улы кече ватанына кайта, моңа һич кенә дә үкенми. Башта колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя, теләсә нинди эшне намус белән башкара, һәр эштә – кечкенә яки зур булсынмы – вак-төякләр юк дип саный.

    23 февраль аның өчен истә калырлык көн, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Фәнил Ибраһимов аңа Түбән Тарханда товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире вазифасын тәкъдим итә. “Башта тирәнтен уйладым, әлбәттә, җаваплылыгы зур, – ди тәҗрибәле терлекче. – Шулай да хәл иттем, миңа ышаныч белдергән кешегә каршы барасым килмәде”.

    Ул үз вазифасына керешкәндә, фермада мөгезле эре терлекләр генә түгел, меңгә якын дуңгызлар да була. Мәүлет Рифгать улы вакытлар узу белән терлекчелек биналарында хезмәт шартларының яхшыруына сөенә: азык тарату, тирес чыгару, сөт үткәргеч җайланмалары урнаш­тырылган, әлеге юнәлештә аның да хезмәт өлеше бар. “Безнең Түбән Тархан товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире эш барышында үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. Ул җитештерүне сәләтле оештыручы, төгәл хезмәткәр, терлекчелекне алып бару өлкәсендә нык белемгә һәм тәҗрибәгә ия, – дип тасвирлый аны агрофирма хуҗалыгы җитәкчесе. – Үзенә йөкләнгән бурычларны үтәгәндә эшен оста һәм белемле итеп башкара”. Эшчән һәм уңган белгечнең тасвирламасын предприятие бухгалтериясе тарафыннан тәкъдим ителгән саннар да раслый. Сөт савымы елдан-ел арта: 2015 елда бер сыерга савым 3911 килограмм тәшкил итә, 2016 елда – 4020 килограмм, 2017 елда – 4100 килограмм, узган елда – 5870 килограмм; тәүлек­лек уртача артым әлеге еллар белән чагыштырганда 607 грамм, 620 грамм, 660 грамм тәшкил итә, 2018 елда – 628 грамм.

    Мәүлет Рифгать улы авыл хуҗалыгы производствосы агрофирмасының мөһим учас­токларының берсенә җитәкчелек итеп, терлекчелек продукция­ләрен җитештерүне арттыруга күп көч, куәт һәм белемен кертә. Коллективта һәм авылдашлары арасында абруй казанган. “Туган җиремдә яшим, яраткан гаиләм бар, сәламәтлек булсын иде, ә калганнарын булдырабыз”, – дип күтәренке рухта тәмамлады әңгәмәне тырыш белгеч, аның хезмәтләре узган елда “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелгән.

    фото: Сәитовлар гаилә архивыннан
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: