Асия апа – бәхетле ана, 3 кызы: Гөлгенә, Гөлүсә, Гөлчәчәк, кияүләре, оныклары янәшәсендә 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.
(Тәтеш, 12 август, "Тәтеш таннары").
- Илдә сугыш бара, ә Копетдиновлвр гаиләсендә 8 яшьлек Нуретдинга, 2 яшьлек Равиягә сеңел булып нәни кызчык туган, - дип авылдашы хакында сөйли китапханәче Гөлчәчәк Галимова. - Бу 1941 елның 2 августы була. Сугышның беренче көненнән сугышк алынган Салихҗан абыйга нәни кызчыгы Асияне күрергә насыйп булмый, шул ук елның декабрь аенда гаилә башлыгыннан хәбәрсез югалды дигән хәбәр килә. Сугыш чоры балаларына барын да күрергә туры килә: шулайда иң авыры ачлык иде дип искә ала Асия апа. Балаларының ашарга сорауларына ачыргаланып Фәүзия апаның “Казанга үзем кереп ята алмыйм бит инде” диюләре хәтерендә әле Асия апаның.
Мәктәп тәмамлаган кызны колхозда дуңгыз көтүчесе итеп куялар, дуңгыз карауда, сыер савуда да эшләргә туры килә. “Бригат хатыннары”ның берсе Асия апа була. Бу хатын-кызлардан гына торган кечкенә генә коллектив бөтен кул хезмәте соралган җирдә эшли. Салам төяү, силос каеру, 5 әр гектар чөгендер эшкәртү дисеңме, берсе дә калмый. Ә инде 1996 нчы елда лаеклы ялга чыга. Гомер көзләрендә парлап гомер итәргә насый булмый шул аларга. Мөкатдәсе 1991 нче елда фаҗигале төстә үлеп китә.
Асия апа – бәхетле ана, 3 кызы: Гөлгенә, Гөлүсә, Гөлчәчәк, кияүләре, оныклары янәшәсендә 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Гомер шулай үтте дә китте, ди ул. Бүгенге барлыкка шөкер итсә дә, аның кебек сугыш чоры, әтиләрен сугыш тартып алган балаларга хөкүмәт тарафыннан игътибар булмаганга көенә. Югыйсә аларга күп тә кирәкми, җылы сүз белән искә алу да җитә.
Нет комментариев