Киләчәккә ышаныч һәм өмет белән
Кешеләр

Киләчәккә ышаныч һәм өмет белән

Олы Бисәрдән Канашевларның яшь гаиләсендә икенче бала туды.

(Тәтеш, 13 гыйнвар, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова, фото Канашевларның гаилә архивыннан). Антон һәм Любовь Тәтештә танышкан, егет авыл хуҗалыгы техникумында укыган, ә кыз – педагогия көллиятендә. Башта телефон номерын алышканнар, аралашканнар, очраша башлаганнар. “Антонның әти-әнисе белән танышырга баргач, аларга ошармынмы икән дип, бик дулкынландым, – дип уртаклаша яшь ханым. – Әмма минем барлык курку-шөбһәләрем һәм шикләнүләрем юкка гына булып чыкты, елмаеп каршыладылар, якыннарыдай кабул иттеләр”.

Һәм Канашевларның ике буыны менә инде биш елдан бирле бергә яши. Антонның әти-­әнисе Валерий һәм Нина 30 елдан артык бергә гомер кичергән, зур тормыш юлы үткән, аларның өч баласы, дүрт оныгы бар, шулай итеп яшьләргә үрнәк булып торалар. Ике яшь ярымлык оныклары Марк бабасы һәм әбисен сөендереп матур гына үсеп килә. Ул балалар бакчасына бик теләп йөри, рәсем ясарга ярата, аеруча да машина белән тракторны, ә гыйн­вар башында оныклары Матвей туган.

“Барысын да бергәләп башкарабыз, йорт хуҗалыгында эш җитәрлек, – ди “Содружество”да хезмәт куючы Антон. – Авыл кешесенә терлектән башка буламы? Җәен – яшелчә бакчасында”. Ә әти-­әниләре кабатлап болай диләр: “Без дә алардан башка берни булдыра алмыйбыз, безнең сәламәтлек какшаган, шулай булгач бар өмет аларда”.
Любовька бөтен гаилә өчен тәмле ризык­лар әзерләү ошый, аеруча да аның солянкасы телең йотарлык була. Антон да өстәп әйтеп куя, камыр ризыклары да искиткеч, ә тортлары нинди әле – авызда эри.

Ир белән хатынның икесе дә – күп балалы гаиләдән, шуңа да алар өчен бер бала, үзләре белдергәнчә, бу – аз. Ә яңа ел Канашевлар өчен үзенчәлек­ле булган – икенче сабыйлары туган. “Әни мине бәйләргә өйрәтте, яңа туган нарасыемны алып чыкканда кигезер өчен бик матур киемнәр өлгерттем”, – ди ягымлы итеп Любовь.

Яшьләр үзләренең кече ватаннарын ярата, бары тик яшьтәшләренең авылда аз калуына гына борчылу белдерәләр. Канашевлар әти-әниләреннән дивар аша гына торак сатып алганнар, үз куллары һәм туганнары ярдәмендә ремонт ясаганнар, обойларын бергәләп сайлаганнар, стеналарын ябыштырып бетерәсе калган.

“Язга күчәчәкбез, үзебезнең гаилә оясын төзия­чәкбез, эшлиячәкбез, балалар үстерәчәкбез, безнең барысы да яхшы булыр дип уйлыйбыз”, – дип ­уртаклаштылар планнары белән авыл кешеләре. 
 


Нет комментариев