Жуково авылыннан Чумаковлар йортында һәрчак күңелле һәм шау-шулы: кечкенә өч кыз әти-әнисенә ямансуларга ирек бирми.
(Тәтеш, 30 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Юлия Калинина, Наталья Борисова фотосы). Ир белән хатын унике ел элек танышкан. Иван – Алекина Полянада туып-үскән, Ирина – Жуковода.
“Ул миңа баштан ук ошады”, – ди гаилә башлыгы. Ирина да беренче күргәчтен үк күңеленә хуш килүен яшерми. Ир-егет Киров өлкәсендә эшләгәнлектән, ике ел телефон аша аралашып торганнар, ә аннары егет кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Ул ризалаша. Шул вакыттан алып ун ел узган да киткән.
Беренче вакытларда Алекина Полянада яшәгәннәр, ә икенче балалары туганнан соң, ана капиталына Жуковода йорт сатып алганнар. Иван бүгенге көндә “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли, Ирина – Алекина Полянада фельдшер, һәм дүшәмбедән алып җомгага кадәр әлеге авылда яши. Кызларын кайгырту нигездә әтиләре җилкәсенә төшә. Әбиләре күп эшләрдә ярдәм итә, чөнки Чумаковларның әле йорт хуҗалыгы да бар.
Ирина эшкә китәр алдыннан өйдәгеләренә ике көнгә җитәрлек ризыклар әзерләп калдыра, ә инде алар беткәч, гаилә башлыгы үзе эшкә алына. “Мин үзем дә пешерә беләм”, – ди ул горурлык белән.
Чумаковларның олы кызлары Ульянага ун яшь, уртанчысы Василинага – сигез, кечесе Златага – җиде. “Кызларның һәркайсының холкы төрлечә, Василина хакимлек итәргә яратучан, ул безнең үткен, беркемне кимсетергә юл куймый”, – диләр әти-әнисе елмаеп.
Ир белән хатын ир бала да кирәк инде, дигән сүзләрне ишеткәләп тора, әлбәттә. Без дә аларга шул хакта әйттек.
Чумаковлар моңа карата болай дип җавап бирде: “Әле иртәрәк, киләчәктә барысын да көтәргә мөмкин”.
Нет комментариев