Очар өчен пар канат кирәк
Кешеләр

Очар өчен пар канат кирәк

Кече Әтрәчтә яшәүче Гөлфия һәм Фиргать Шәеховлар илле ел бергә татулыкта гомер кичерәләр.

(Тәтеш, 12 август, "Тәтеш таннары"). 
Алар икесе дә шу­шы җирлектә туып-үскәннәр, би­ре­дә мәктәпне тәмам­лаганнар. 

Фиргать абый Монас­тырскийдагы һөнәр училищесында механизаторлыкка укыган. Балалары әйтүенчә, ул хуҗалыкта шофер, комбайнчы булган, озак еллар трактор иярләгән. Ә Гөлфия апа “Вахитов” исемендәге колхоз фермасында сыер савучы булып эшли башлаган һәм әлеге хезмәтенә гомере буе тугры калып, шуннан пенсиягә чыккан. Шулай да лаек­лы ялда вакытта колхоз ашха­нәсендә берничә ел аш пешерүче булып эшләп, тырыш игенчеләрне тәмле ашлары белән тукландырган. 
–     Клубка кинога йөри идек, анда биешеп, ял итеп кайткан чаклар әле генә. Шунда очрашып, сөйләшкәнбездер, мөгаен. Бер авылда булгач, бер-беребезне яхшы белдек, күршеләр диярлек идек бит, – диләр Шәеховлар яшь чакларын искә алып.
Ике яшь йөрәк җәйнең матур көнендә кавышырга булган. Ямьле тормышларына җанлылык өстәп, бер-бер артлы балалары туган.
– Төп йортка килен булып төштем. Каенанам Миңнехәят белән 32 ел  тату яшәдек. Әле иремнең дә ир туганнары бар иде. Җәйләрен өебездә читтән кайткан кунаклар өзелеп тормады, шау-гөр килеп тора иде. Бергәлектә, дус булып яшәдек, – ди Гөлфия Мөхәммәтнур кызы.
Аның әйтүенчә, ул чакта фермада барысы да кул хезмәте белән башкарылган. Җәйләрен кырда чөгендер эшкәрткән­нәр. 
Шәеховлар биш бала: 2 кыз, 3 ир малай тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның 8 оныклары, 1 оныкчыклары бар.    
– Әти белән әни безнең таянычыбыз, олы терә­гебез. Аларның зирәк ки­ңәшләре безнең өчен хәзер дә бик мөһим. Алар йорт эшләренә өйрәтеп үстерделәр. Ә инде дәү әни кызларны кул эшләренә, аш-суга өйрәтте. Хәзерге вакытта барыбыз да гаи­ләле. Әти белән әнидән үрнәк алып яшибез, – ди авылда яшәүче кызлары Лилия Нәбиуллина. 
Фиргать абый белән Гөлфия апа бүгенге көн­нәреннән шөкер итеп яшәүләрен әйтеп, әңгәмәне болай дип тәмамладылар: 
    – Гаилә коргач та гел эштә булдык, балаларны укытып, олы тормышка чыгардык. Гомер бик тиз уза. Олыгайгач бер-береңә булган хөрмәт арта икән. Яшь чакта бу хакта уйланылмый. Очар өчен пар канат кирәк дигән сүзләрнең мәгънәсен еллар узгач тирәнтен аңлыйсың. Яшьләргә теләк шул: авырлыкларны да, шатлыкларны да иңгә-иң куеп кичерсеннәр. Тормыш дәрьясында сабыр, тырыш булсаң гына яшәве җиңелрәк. 
Редакциябезгә авыллардан хәбәрләр килеп тора. Аларны бик сөенеп тыңлыйбыз. Чираттагысын безгә Бакырчыдан шалтыратып әйттеләр.

–     Бакырчы авылы мәчетендә якташыбыз Наил Мохитов корбан ашы уздырды. Бу көнне мәхәлләбезгә кеше күп җыелды: Бакырчы кешеләре һәм авыл җирлеге, хуҗалык җитәкчелеге дә катнашты, Казаннан да кунаклар бар иде. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм тагын берничә вәкилнең арабызда булуы аеруча да сөендерде, – диде хезмәт ветераны Мөслимә әби Мөхәммәтшина. – Рәмис Хатыйп улы җирлектәге һәм райондагы уңышларыбыз хакында чыгыш ясап, изге теләкләрен әйтте. Авылыбыз имамы Нияз хәзрәт Җаббаров күңелләргә үтеп керерлек итеп вәгазь сөйләде, Коръән аятьләре укыды. Ил-көнебезгә, гаиләләргә иминлек теләп оештырылган корбан ашы бик күркәм узды. 
 


Нет комментариев