“Анастасия Николаевна Хайбулкина кырыс һәм гадел укытучы иде. Минем аңа охшыйсым килде”, – дип аңлата Кошки-Новотимбаево урта мәктәбеннән Альбина Новикова үзенең педагог һөнәрен сайлавын.
(Тәтеш, 8 февраль, “Тәтеш таңнары”, Татьяна Кузнецова (автор фотосы)). Зур булмаган Трудовик поселогындагы кыз кайчандыр үзе җәяү йөреп укыган мәктәптә хәзер рус теле һәм әдәбияты, җәмгыять белеме һәм тарих укыта. Үзеңә якын булган уку йортында эшләү икеләтә җаваплы, ди.
Альбина Артуровна мәктәпне тәмамлаганнан соң, күрше шәһәрдәге педагогия училищесына документлар тапшыра. “Институтка укырга керергә теләдем, әмма үз көчемә ышаныч булмау комачаулады, керә алмам дип курыктым”, – ди ул. Югары белем алу турындагы хыялы шулай да чынга аша – берничә ел соңлап булса да.
Ульянда балалар бакчасында хезмәт куя, 1990 елда кияүгә чыга һәм уйлап та тормыйча иренең кече ватаны Кошки-Новотимбаевога күченеп кайта. “Ул вакытта инде мәктәп аз комплектлы иде, дәресне төрле яшьтәге балаларга берьюлы алып барырга туры килде, – дип уртаклаша Альбина Артуровна. – Балалар бакчасы – бу үзенчә, аерым бер дөнья, ә менә мәктәптә эшләү, минем фикеремчә, җаваплырак”.
Ул бердәм дәүләт имтиханнарын менә инде өч елдан бирле өчлеләрсез тапшырып килгән һәм рус, чуаш телләрен бик яхшы белгән укучылары белән горурлана.
“Кеше балалар белән яки эшли ала, яисә юк: уртачасы бирелми. Укытучы – ул остаз, аңлаучан дус, аеруча да өлкән сыйныфлар өчен, – дип саный Альбина Артуровна. – Балаларны тәрбияләүдә һәм укытуда ата-аналарның ярдәме зур әһәмияткә ия, без һәрчак элемтәдә торабыз, чөнки бер, уртак эшне башкарабыз”.
Нет комментариев