Планда – бизнес белән шөгыльләнү
Кешеләр

Планда – бизнес белән шөгыльләнү

Кыз быел укуын тәмамлый, әйтергә кирәк, кызыл дипломга бара.

(Тәтеш, 22 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Гүзәл Рәфыйкова мәктәпне тәмамлаганнан соң, авыл хуҗалыгы техникумына керергә теләвен гади итеп аңлата: “Икътисад башлангычын өйрәнергә теләдем”.

Кыз быел укуын тәмамлый, әйтергә кирәк, кызыл дипломга бара.

“Мәктәптә миңа күбрәк физкультура ошый иде, ә хәзер 1С: бухгалтерия. Кызык­лы фән, тәҗрибә – компьютерда”, – ди студент. Ул элеккечә үк  спортны да ярата, волейбол һәм баскетбол буенча ярышларда катнаша.

Гүзәл киләчәктә читтән торып белем алырга һәм эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә ниятли. Ул хәзердән үк инде әти-әнисенә бизнес алып баруда ярдәм  итә.

“Менеджментны өйрәнәчәкмен, кешеләргә якын килү якларын өйрәнергә телим”, – дип уртаклаша кыз һәм туган шәһәреннән беркая да китәргә җыенмавын яшерми. 
 


Нет комментариев