Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Почта тарату өчен ире аңа велосипед бүләк иткән

Егерме алты елдан бирле Наталья Николаевнаның җиңел кулы белән гәҗитләр, хатлар һәм журналлар шәһәрлеләрнең почта тартмаларына эләгә

(Тәтеш, 12 июнь, "Тәтеш таннары"). “Идел буе урамыннан икмәк заводына кадәр”  – Тәтеш почтальоны Наталья Пронина “үз биләмәләренең”  чикләрен әнә шулай аңлата.

Егерме алты елдан бирле Наталья Николаевнаның җиңел кулы белән гәҗитләр, хатлар һәм журналлар шәһәрлеләрнең почта тартмаларына эләгә. Дөрес, хәзер кешеләр бер-берсенә хатлар язмый.
– Заказлы, рәсми һәм штрафлар салынган хатлар күбрәк таратабыз, әмма бүген бер “чын” хат булды, – ди Наталья Николаевна, сумкасына карап, яшьләр хәзер Интернет һәм кәрәзле элемтә чорында гәҗитләрне укымый да диярлек, хатлар турында әйтеп тә торасы юк, ди ул зарланып. Дөрес, районда иң күп укыла торган  басмаларның берсе – район гәҗите. Почтальон, һава шартларына карамастан, шәһәр урамнарына тулы сумкасы белән чыга. Наталья Николаевна исә берничә елдан бирле адреслар буенча велосипед белән йөри. Ә быел, юбилеена, ире яңа велосипед бүләк иткән.

– Безнең эшебезнең күп вакыты саф һавада уза, бу бик яхшы. Шәхсән миңа бер урында утыруы авыр. Миңа күбрәк яз ошый: салкын да, эссе дә түгел, – ди Наталья Николаевна.
Заманча почталь­он почта тарата һәм басмаларга ­язылу рәсмиләштереп кенә калмый, ә үзенең “ка­рамагындагыларга” туклану продуктлары да тәкъдим итә, күчмә терминалдан файдаланып, коммуналь хезмәтләр өчен түли. Наталья Николаевна дүшәмбедән җомгага кадәр эшли: шәһәр урамнары буйлап сумкасын күтәреп, ул кайвакыт 10 килограммга кадәр җитә, тәгәрмәчен әйләндерә. Эшләгән елларда этләр белән дә көрәшергә, зәмһәрир салкыннарда почта таратырга да туры килгән, әмма аңа һөнәре, кешеләр белән аралашуы ошый. Ә тере, җылы аралашудан да кадерлерәк нәрсә бар?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев