Шатлыкта да, кайгыда да бергә
Кешеләр

Шатлыкта да, кайгыда да бергә

Рузалия һәм Дамир Нотфуллиннарның безнең “Тәтеш таңнары” сайтындагы “Барысы да мәхәббәттән башлана” дигән конкурска җибәргән фотосы, редакция коллективы фикере буенча, иң яхшысы дип танылды.

(Тәтеш, 20 март, «Тәтеш таңнары», Галина Таҗетдинова). 

Аларның икесе дә Келәш авылында туып-үскән. Дамир булачак хатынын мәктәптә укыганда ук күреп алган булган. 

– Еракка йөрмәдем, – ди ул елмаеп, – Рузалия күрше урамда гына яшәде, йөз-кыяфәте белән дә ошады, әле тагын аның ничек хезмәт сөю­чән, тыйнак икәнлеген дә күрдем. 

Егет армиягә ике елга десант гаскәрләрендә хез­мәт итәргә киткәч, кыз аны көтеп алган, шул чакта бер-берләренә язган яшьлек хатлары гаиләдә хәзер дә саклана. Дамир һәм Рузалия 1987 елның мартында гаи­лә корганнар, туй уздырганнар, Ульяновскийга киткәннәр. Әмма шулай да кече ватаннарына кайтканнар, зур йорт җиткезгәннәр, үз эшләре белән шөгыльләнә башлаганнар. Аларның гаилә учагы җылылык һәм уңайлылык белән тулыланган. Нотфуллиннар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, ни аяныч, уртанчысы күптән түгел вафат булган, әлеге хәсрәт якыннарының кү­ңелендә һаман да тирән яра булып тора, шулай да әби белән бабай дүрт онык­ларына сөенеп яшиләр. 

– Алар – безнең дәвам­чы­лар, безнең бәхет, – диләр җылылык белән Рузалия һәм Дамир Нотфуллиннар. – Балалар һәм оныклар белән бергәләп табигатьтә булырга, ял итәргә яратабыз, алар өчен төрле сый-нигъмәтләр әзерлибез. Бездә кунакка килер өчен календарьда көнне тамгалап куюлары шатландыра.

“Сездә рәхәт, җылы һәм тәмле”, – диләр.
Нотфуллиннар әле тагын шуның белән бәхетле, Аллаһы аларга әниләре,  80 яшьлек Сәгыйдә әби Гарипҗан кызы белән аралашуны насыйп итә. 

– Ул – безнең өчен, онык­лары һәм оныкчыклары өчен үрнәк, – диләр алар. 
Авылдашлары Гөлчәчәк Галимова безнең белән уртаклаша: “Сәгыйдә әбиебез “Хатирә” ансамблендә 25 ел җырлап йөрде. Мөнә­җәтләрне әле дә бик  матур көйли, тавышы күңелләргә үтеп керә. Келәштә аны бик хөрмәт итәләр. Улы да бик талантлы кеше”.

Җирдә эшләүне, кош-корт асрауны ир белән хатын күңелләренә ял дип саныйлар, үзләренең җылытылган кышкы бакчаларында аларның инде кыярлары өлгереп тә килә. Рузалия ханым үзенә ошаган чәчәкне сатып алудан тыелап калмый, әлбәттә, аның барысы да аллы-гөлле булып чәчәк атып утыра. 2 август – Һава-десант гаскәрләре көне иң яраткан гаилә бәйрәмнәренең берсенә әверелгән, алар аны бергәләп билгеләп үтәләр, Тәтештә узган митингта хәтта оныклары да аклы-зәңгәрле тельняшкалар кияләр. Нот­фуллиннарның ке­че ­буыны данлыклы хәр­би традицияләрдә тәр­бия­­ләнә. Гаилә ­башлыгы сәяхәт итәргә яратуын әйтә, Росс­иянең тагын биш ге­рой-шәһәрендә ­буласы калган.

Кече кызлары ­Арина үзенең әти-әнисен бик ихтирам итә һәм болай ди: “Алар эш сөючәннәр, башка кеше­ләргә һәрчак ярдәмгә килергә әзерләр, без, балалары, аларга охшарга ­тырышабыз”.
Утыз дүрт ел бергән гомер иткән Дамир белән Рузалия әйтүенчә, гаиләдә барлык авырлыкларны, шатлык һәм кайгыларны бергәләп уртак итеп кичерергә ки­рәк,  шул чакта кайгыларны кичерүе дә икеләтә җиңелрәк, ә шатлыклар – ике тапкырга арта диләр. “Һәм, әлбәттә, үзегезнең хисләрне яшь­тән сакларга кирәк”, – дип өстиләр.  
 


Нет комментариев