Татар туеның үзенчәлеге: кәләшкә май һәм бал каптыру
Кешеләр

Татар туеның үзенчәлеге: кәләшкә май һәм бал каптыру

Гаилә кору – аерым бер йола, ул һәр халыкта төрлечә һәм аерылып тора. Без гәҗит укучыларга мордва, чуаш, рус туйлары хакында яздык инде, татар авылларындагы кызлар ничек кияүгә чыгуын сөйләргә чират җитте.

Апрель иртәсе, юл кырыйлары буйлап гөрләвекләр ага. Хәзерге чагыштырулар буенча шактый зур авыл – Келәшкә барабыз. Безне анда Сөембикә дигән матур исемле хатын-кыз көтә. Кирәкле урынга килеп җиткәч, озатып барырга дип китапханәче Гөлчәчәк Галимованы алабыз, авылда аны хөрмәт итәләр, әгәр инде аңлатып җибәрергә кирәк булса, ярдәм дә итәчәк.
Сөембикә Гатауллинага шушы араларда 82 яшь тулган, әмма, шуңа да карамастан, ул үзенең матурлыгын югалтмаган, зур, нурлы күзләре генә дә ни тора! Ире Хәлиулла абый мәрхүм булганга утыз елдан күбрәк вакыт узган, шулай да әбекәй ничек танышуларын, ничек итеп туй үткәрүләрен әлегә кадәр хәтерли. 


“Кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, мин баштан ук ризалык бирмәдем, йола буенча шулай булырга тиеш”, – ди ул. Элек егетләр еш кына кызларының кулын сораган, әмма кайчакларда күңелләренә хуш килгән  кызларны “урлап” та кайткан. Әлеге очракта да кияү булачак киленне шулай ук “урлаган”, ләкин – аның ризалыгы белән. “Кич белән без ахирәтем белән эскәмиядә утыра идек, ул дусты белән килде дә мине үз йортына алып китте”, – дип уртаклаша Сөембикә Нотфулла кызы. 

Егетнең әти-әнисе булачак килен килүгә гадәттә алдан ук әзерләнеп куйган. Өйгә кергәч, кыз кияүнең әнисе аның аяк астына салган мендәргә басарга тиеш була. Язма героебыз әйтүенчә, бу – яшь хатын өйдә тыныч кына йөрсен өчен эшләнелгән. Булачак каенанасы аңа бал кебек татлы телле, май кебек йомшак холыклы булсын өчен кашык белән май һәм бал каптырган. Беренче аралашудан алып туй җиткәнчегә кадәр кыз кияүнең әтисе белән сөйләшергә тиеш булмый. Ул шушы ук көнне булачак иренең йортында төн кунып калган, ләкин аерым йокларга тиеш булган. 

Иртә белән кодалар кәләшнең әти-әнисе янына барган, аның өчен калым биргән һәм булачак туй хакында хәбәр иткән, ә көндез кияү йортына мулла килгән. Ул туганнары каршында яшьләрдән ир белән хатын булырга ризамы икәнлекләре хакында сораган. Шуннан соң мөселман йоласы буенча никах укылган. Аннары кәләшнең бирнәсен китергәннәр. Өйләнешер өчен элекке вакытларда шул да җитеп торган, әмма Сөембикә Нотфулла кызы кияүгә чыкканда туй да ясаганнар.
Бу никахтан соң бер ай узгач булган. Тантана көнне, кунаклар килгәнче, кәләш үзенең бирнәсен чыгарган: мендәрләргә чигелгән тышлыклар кигергән, сөлгеләр элгән... Туйда беренче булып өлкән яшьтәге кешеләр бәйрәм иткән. Яшь ир белән хатынның табын янында утырмавын, ә үзләренә акча һәм башка бүләк биргән кунакларны сыйлап йөрүен билгеләп үтик. “Безнең вакытта оек, күлмәккә тукыма кисәге алып киләләр иде”, – дип искә төшерә Сөембикә Нотфулла кызы. Кәләш җиңле озын күлмәк кигән, яулык бәйләгән – ул чакларда хатын-кызлар яулыктан башка бусаганы атлап кермәгән. Бәйрәм табынына юача (чәк-чәктән бераз зуррак камыр  ризыгы), корт (эремчекне кайнатып ясала), атланмай, юка, бәлеш, пироглар, кош теле куелган. Боларның барысы да күп яктан яшь ир белән хатынның әти-әниләренең матди хәленнән торган, әлбәттә. Киләсе йола әлеге көннең тагын бер үзенчәлеге булып торган: кияүнең туганнары кәләшнең якыннарына һәм киресенчә мактау җырлары башкарган. Яшьләр, өлкән буын вәкилләре киткәч, кичке якта күңел ачкан. Якынча бер атнадан туйны кәләшнең әти-әнисе йортында үткәргәннәр.


Безнең әңгәмә хуш исле чәй эчеп дәвам итә, ләкин вакыт тиз уза, юлга кузгалырга кирәк. Татар халкының гореф-гадәтләре элеккечә үк яшәп килгән авыл борылыш артында кала. Яшьләрнең елдан-ел туган җирләрен калдырып, шәһәргә омтылуы гына аяныч, анда инде туйларны яңача, заманча итеп уздыралар.
Елена Калашникова (автор фотосы)

Р.S. Туй йоласы турындагы язмалар чыкканнан соң, Тәтеш районындагы төрле авылларда яшәүче бер үк милләт вәкилләренең йолалары бер-берсеннән аерылып тора булып чыкты. Шуңа күрә, әлеге тема буенча бүгенге язма – соңгысы түгел. Дәвамы бар...    
 


Нет комментариев