Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • “Әти турында сөйләргә телим...”

    Безнең гәҗит редакциясенә Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең элекке директоры Басов Михаил Александровичның Казандагы кызы Галина Павлова үзенең әтисе хакында сөйләр өчен килде.

    (Тәтеш, 9 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Ләйсән Мантова, фотоны Галина Павлова такъдим итте). 

    Тәтештә туып-үскән ханым әтисенең шәхси документларын тәкъдим итте, арада автобиография язылган   бүләкләнү таныклык­лары, хәрби билетлар да бар. Гаилә фотолары арасында безнең игътибарны сугышка кадәрге чыгарылыш­ларның шәһәрдәге 1нче мәктәп ишегалдында төшкән сурәте җәлеп итте.

    Без гаҗәеп педагог, РСФСРның атказанган укытучысы турында сөенеп искә алабыз. Аның күп кенә тәтеш­леләр хәтерендә зирәк киңәшче, игелекле остаз, киң күңелле укытучы буларак уелып калуына ышанабыз. Бүген аңа йөз яшь тулган ­булыр иде. 

    Михаил Басов Буа өязенең Куренские Выселки авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Алар тугыз бала була. Басовлар 1935 елда Тәтешкә күченә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, яшүсмер институтка укырга керә. Апас райо­ны мәктәпләрендә укытучы бу­лып эшли. 1942 елда фронтка китә, Кавказ аръягы фронтында отделение белән командалык итә, каты яралана. Дәваланганнан соң Көнь­як фронтта сугыша һәм Таганрог тирәсендә дошман гаскәрләре төркеменең чолганышында вакытта өлкән разведчик янә каты яралана. Озак дәваланганнан соң, 1944 елның мартында ул Тәтешкә кайта, табиблар киңәше буенча тиз арада Краснодар краена китә, анда педагогия эшчәнлеген дәвам итә. Туган якка ике елдан кайта, урта мәктәптә завуч һәм эшче яшьләр укытучысы була, аннары – 89нчы санлы балалар йортында тәрбияче. 1949 елда эшче яшьләр мәктәбе директоры, 1950-1953 елларда – Ямбактының җиде еллык мәктәп директоры, ә 1953 елдан алып 1965кә кадәр – Монастырский мәктәбендә һәм шуннан соң, 1979 елга кадәр, лаек­лы ялга чыкканчы, Тәтештәге 1нче мәктәпкә җитәкчелек итә. 

    Михаил Александрович кайда гына булса да, аңа нинди генә эшне башкарырга туры килсә дә, ул аны һәрвакытта зур җаваплылык хисе белән үтәгән. Ул тирәнтен, киң белемгә ия булып, педагогия идея­ләрен чынлап торып таратучы булган. Аның хатыны Валентина Ивановна да укытучы хезмәтен куйган. Басовлар йөрәк җылылыгын һәм мәгъ­рифәт нурын барлык гомерләре аша уздырган, алар үз хезмәтләрен яраткан, үзләренең балаларына да укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбия­ләгән. Нәтиҗә күрсәткәнчә, уллары һәм кызлары фән юлын сайлаган. Владимир ­Михайлович фәннәр докторы, профессор булган, 54 яшендә инфарк­тан якты дөнья белән хушлашкан. Галина ­Михайловна гомерен химия фәненә ­багышлаган. 

    “Безнең әти бик таләпчән, җаваплы, көч-кодрәтле, тормышны ярата иде, – дип сөйли редакциябез кунагы. – Ветераннар хорында җырлады, аның үзешчән артистлар бәйгесе лауреаты значогы саклана. Рәсемне яхшы ясады, сурәтләрне майлы буяу белән төшерде, танылган осталарның картиналарының пумала белән күчермәләрен ясады, ләкин, ни аяныч, эшләрнең күпчелеге күченгән вакытта югалды, без яшәгән Монастырскийдагы йорт та янды. Әти хуҗалыкта шөгыльләнергә яратты, аңа болында үлән чабу ошый иде, бәлки шуңадыр да куяннар үрчетте. 

    Әти безне намуслы, гадел, һәрбер эшкә җаваплы мөнәсәбәттә карарга һәм ярату белән алынырга, кыенлыкларны җиңеп чыгарга, уңышлар белән мактанмаска өйрәтте. “Кешеләр сезгә үзләре бәя бирәчәк, – дия иде ул. – Тормыштагы урыныгыз да, бәхетегез дә сезнең белемнәрдән, осталыктан тора”. Һәм, беләсезме, аның иң ачулану сүзе дә – формалист булды”.

    Басовлар Гагарин урамында яшәгән. “Гүзәл шәһәрдә йөрәгем һәм күңелем белән ял итәм. Тәтешне мин яратам, һәм мин биредә яшәргә теләр идем”, – ди барысы да күңеленә якын, һәм хәтта бакчадагы алмаларның хуш исе дә башкача булган, туган нигезенә кайтырга теләгән Галина Михайловна. Алмагачларны кайчандыр Михаил Александрович утырткан. Тормышны һәм хезмәтне ярату үрнәге. Игелекле укучылары хәтерләвенчә, ул искиткеч педагог, якты күңелле, гаҗәеп әдәпле һәм таң калырлык күңел җылысы белән аерылып торган кеше булган.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: