Түбән Тарханда яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Гөлсирә әби Үзбәкова бүгенге көненә шөкер итеп, ил көннәребез имин булсын дигән изге теләктә гомер кичерә.
(Тәтеш, 26 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Әбекәй әти-әнисе кочагында бәхетле генә яшәгәндә илдә сугыш башлануы турындагы хәбәр таралуын беркайчан да онытмаган. Әтисен фронтка алганнар. Аңа 10 яшендә уфалла арбасына җигелергә туры килгән.
“Әнкәй белән Түкәши урманына утынга бара идек. Аякларда чабата, черек бәрәңгедән пешергән кәтермәчне билгә кысып бәйләп барабыз, артык катып китсә ашарлыгы калмый. Әле тагын уракка йөрдек, көрәк белән басып иген чәчтек, – ди Гөлсирә әби үткәннәре белән уртаклашып. – Ничек тә булса тормышны алып барырга, тамак ялгап яшәргә өйрәндек. Бу безгә генә түгел, бөтен авыл, илебезгә килгән афәт, михнәт икәнлеген аңладык”. Гөлсирә әби шул чактагы нужаларны үз башларыннан кичерүләре, әтисенең хәбәрсез югалуы турындагы кайгылы хәбәр килүе хакында бәйнә-бәйнә сөйләп, күңелендәге авыр кичерешләрне кабат йөрәгендә яңарта. Сугыш тәмамланып, тыныч тормыш башлангач та әле бик күп авырлыклар күрергә туры килгән аларга. Шулай да үсмер вакытлар, яшьлек еллары йөрәгенең бер читендә матур мизгелләр булып сакланып калган.
Кичке уеннар, очрашулар... Аннары инде авыл егете Зөфәр белән гаилә корып яши башлаулар. Тормышларына нур өстәп тупырдап торган балалары якты дөньяга аваз салган. Әмма язмыш аңа зур сынаулар әзерләп куйган: игез сабыйлары, аннары каты авырудан ире бакыйлыкка күчкән. “Дүрт баламны сыендырып, миңа сыңар канат белән дөнья көтәргә калды. Сынмадым, сыгылмадым. Мин – балаларга, алар миңа ярдәм итеп көн күрдек. Мал-туар асрап яшәдек. Балаларым да тырыш, хезмәт сөючән булып үстеләр. Мин аларга изге теләктә торам. Үткән гомерем үзе бер тарих”, – ди сугыш чоры баласы.
Гөлсирә әби бүгенге көндә туган авылында кызы Данирә тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә һәм, якыннары әйтүенчә, безнең “Тәтеш таңнары”ндагы яңалыклар белән кызыксынып яши.
“Әни безне тәртипле, әдәпле булырга, эшне яратырга өйрәтеп үстерде. Тормышта бу безгә бик тә ярдәм итте. Без һәрчак әнинең зирәк киңәшләренә, гыйбрәтле сүзләренә таянып яшәдек. Аның бу дөньяда барлыгына, ихтирам күрсәтә алуыбызга сөенеп яшибез”, – диде кызы Данирә.
Нет комментариев