Утыз ел элек Тәтеш авылларындагы һәрбер йортта кимендә өчәр сабый үсә иде, ә биш-алты бала булу гадәти хәл дип саналды.
(Тәтеш, 8 август, «Тәтеш таңнары», Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА, автор фотосы). Хәзер, әйтергә кирәк, бу инде сирәк күренеш. Без Киртәледә яшәүче биш балалы гаиләгә кунакка бардык.
Романовларның күп балалы гаиләсен тулы составта очратырга туры килмәде. Егор Михайлович – урак өстендә. Алар улы Виктор белән игеннәрне урып-җыюда катнаша. Наталья Алексеевна белән турыдан-туры аның эш урынына юл алабыз – ул “Агро-Союз” ҖЧҖда склад мөдире булып хезмәт куя. Җилдән ышыкланыр өчен урын табып, минераль ашламалар тутырылган гаять зур капчыклар янәшәсенә утырып әңгәмә корабыз.
– Үземнең булачак ирем белән 21 ел элек иген урып-җыйганда, ындыр табагында таныштым, – дип сөйли Наталья гаилә тарихының башын. – Бер күрүдә үк гашыйк булдым. Аның кешеләр белән аралашуын күзәттем, ничек эшләвен – миңа аңардагы сыйфатларның барысы да ошады. Ул мине мәрхәмәтлелеге белән әсир итте. Алты яшькә зур булса да, аерманы әллә ни сизмәдем.
– Ата-аналарыгыз никахлашуыгызга каршы килмәделәрме?
– Ә ул безнең бик тиз булды димәс идем. Танышкан көннән алып туйга кадәр биш елдан артык вакыт үтте. Бер-бер артлы Татьяна, Виктор белән Екатерина туды – алар бер елгылар, аннары Анастасия һәм Александр, аңа 2,5 яшь. Без Егор белән һәрвакытта зур гаиләбез булуы хакында хыялландык. Мин әнием сукмагыннан киттем – әти-әнигә без шулай ук бишәү.
– Күпләрнең финанс һәм көнкүреш кыенлыклары аркасында балалар туудан баш тартуы сер түгел. Сез кайда яшисез һәм үзегезнең проблемаларны ничек хәл итәсез?
– “Яшь гаилә” дәүләт программасы ярдәмендә зур йорт төзедек, моның өчен хөкүмәткә, район администрациясенә, җирлек башлыгына рәхмәт. Һәркемдә мәшәкатьләр һәм авырлыклар була, нигә алар хакында сөйләп торырга. Ничектер барысын да башкарып чыгабыз. Һава торышы булып, ул да үзгәрә. Зарлану безнең холыкка туры килми, шулай ук моңа вакыт та юк. Кырык сутый җир эшкәртәбез, тагын әле каенананың – кырык. Ике савым сыеры, үгез, таналар, дуңгызлар – хезмәт җитәрлек.
– Биш баланы ничек карап өлгерәсез? Ирең ярдәм итәме соң?
– Ирем бик күп эшли. Беркайчан да диванда кырын ятканы һәм кул кушырып утырганы юк. Аның ялы кышын, ауга йөри, табышы булмаса да, әлеге шөгыльнең аңа канәгатьлек бирүенә сөенәм. Ул балалар өчен бик әйбәт әти, минем өчен бер дигән ир. Без бер-беребез белән киңәшләшергә тырышабыз, әмма карарны Егор кабул итә. Шулай булгач, җаваплылык нигездә аның өстендә. Иртәнге бишенче яртыдан мин инде аяк өстендә, сыерлар савам, терлекләрне карыйм, иртәнге аш әзерлим, җиденче яртыда – эштә. Егор – кырда. Өйдәге эшләрне башкарганда миңа хәзер Екатерина бик тә булыша. Ул техникумда поварлыкка укый, безне һәрдаим төрле тәм-томнар пешереп сыйлый. Интернеттан рецепт укый да, нинди дә булса үзенчәлекле ризык әзерли.
Күптән түгел туй уздырганнар. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган олы кызлары Татьяна учхозда эшләгән һәм ике атна элек Чүпрәле районы егетенә кияүгә чыккан. Хәзер алар Дамир белән үзләренең гаилә “оясын” булдыру мәшәкатьләре белән мәшгуль. Яшьләр укуны дәвам итәргә, югары белем алырга телиләр.
– Сезгә авылда ошыймы?
– Бик! Үземнең дә, иремнең дә эшебез булуы яхшы, әнә яңа сыер абзары төзиләр, димәк, әле тагын эш урыннары булачак дигән сүз. Күршеләребез бик әйбәтләр, бердәмнәр. Бер-беребезгә ярдәм итәбез. Ленин урамының без яши торган ягында буш йортлар юк – бу да шатландыра. Балаларыбызны бик яратабыз. Алар – сөенеч, көч-кодрәт, рух күтәренкелеге, яшәргә өмет өстиләр. Эштән өйгә кайтасың, ишекне ачкач, анда каршыңа балаң йөгереп килә: “Әни!” Менә ул – бәхет!
Нет комментариев