Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Тәтеш районының үзенчәлекле кешеләре: Артем Николаев

Чаңгы узышы белән тренер Сергей Мамкин җитәкчелегендә Тәтешнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 2000 елдан шөгыльләнә башлый.

(Тәтеш, 31 май, "Тәтеш таңнары"). Артем Николаев 1991 елда Тәтештә туа. Спортчы (чаңгы узышлары), Россиянең спорт мастеры. Педагогия училищесын, аннары университетның физик культура һәм яңадан аякка бастыру медицинасы белгечлеге бүлеген тәмамлый. Чаңгы узышы белән тренер Сергей Мамкин җитәкчелегендә Тәтешнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 2000 елдан шөгыльләнә башлый. 2012 елда Артемга “Россиянең спорт ­мас­теры” исеме бирелә.

Ул 2011 елда Россия бе­рен­челегендә, 2015 елда Кышкы Универсиадада җиңүче. Эстафеталы узышта алтын медальгә лаек була, 10 чакрымга классик төрдәге узышта көмеш призер, Словакиядә 30 чакрымга ирекле төрдәге узышта бронза призер булуга ирешә. 2020 елда Россия Кубогы җиңүчесе дип таныла. ТРның чаңгы узышы федерациясендә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X