Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Тәтеш районының үзенчәлекле кешеләре: Татьяна Адаева

Безнең басманың социаль челтәрдәге төркемен карап баручыларның фикере буенча ­районыбыздагы үзенчәлекле кешеләре турындагы язмаларны бастыруны дәвам итәбез.

(Тәтеш, 4 июнь, "Тәтеш таңнары").

Татьяна Адаева
ТРның атказанган укытучысы, Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте директоры Татьяна Адаева 1973 елда Кама Тамагы районы Сөйки авылында туа. Педагогия эшчәнлеген 1992 елда Тәтештәге педагогия училищесының педагогия практикасы мөдире буларак башлап җибәрә. 1997 елда   производство тәҗрибәсе буенча директор урынбасары итеп билгеләнә. 2005 елда Татьяна Юрьевна Тәтештәге 1нче урта мәктәп директоры вазифасына билгеләнә, 2008 елда – Тәтештәге педагогия училищесы директоры итеп, 2015 елда уку йорты гражданнарны яклау көллияте исемен ала. Тать­яна Юрьевна югары һөнәри педагогия, идарә итү культурасына ия, моның ярдәмендә ул зур абруй казана. Көллият аның җитәкчелегендә күп профильле уку йортына әверелде, “Ворлдскиллс” хәрәкәтенә актив рәвештә кушылды. 

“Татьяна Юрьевнаның тырышлыгы ярдәмендә шәһәребездәге борынгы уку йортын саклап калу насыйп булды. Уку йорты башка исем астында булса да, эшләвен һәм үсешен дәвам итә. Ул үз һөнәрләренә тугры тарафдарлар коллективын булдыра алды”, – дип саный Тәтештәге татар урта мәктәбе педагогы Ирина Нагуськина. 

Татьяна Адаева ТР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, ТР Мәгариф ми­нистр­лыгының “Мәгариф­тәге хезмәтләре өчен” күкрәк билгесе, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының истәлек медальләре белән бүләкләнгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев