Тәтештән ирле-хатынлы Титовлар кулга-кул тотынып ярты гасырлык озын гомер юлы узган.
(Тәтеш, 7 июль, "Тәтеш таннары"). Кайчагында язмыш кешеләрне ир һәм хатын булганчы ук таныштыра, Титовлар белән дә шулай булган: яшь чакта алар күрше урамнарда яшәгән.
– Миңа 13 яшь иде, аңа-14, шул вакытта аларның гаиләсе Пролей-Кашадан Тәтешкә, Чкалов урамына күчеп килделәр. Урамда бергә төрле уеннар уйный идек. Олыгайгач, ул армиягә китте, хезмәт иткәннән соң эшләргә Керчька юл тотты. Ә мин кияүгә чыктым, кызым туды. Тик ирем белән юлларыбыз аерылышты. Һәм шул вакыт ул әти-әнисенә кунакка кайтты. Очраштык. Кызым Наташага ул вакытта ике яшь ярым иде. Ул аны “әти” дип кочаклап алды һәм без шул вакыттан алып һаман да бергә, – дип сөйли гаилә барлыкка килү тарихын Татьяна Григорьевна.
Керчька инде өчәү киткәннәр, әмма бераздан туган шәһәрләренә әйләнеп кайталар, чөнки Кырым климатына җайлаша алмыйлар. Андрей Гаврилович ПМКда төзүче булып эшкә урнаша һәм яшь гаиләгә үз торакларын – Гагарин урамында вагончик бирәләр. Бер елдан соң уллары Алексей туа.
– Калинин урамында элек кичке мәктәп бар иде. Менә бу бинада барлык ПМК хезмәткәрләренә вакыт узу белән фатир бирделәр. Безнең бүлмәнең уртасында мич бар иде. Аны утын ягып җылыттык. Шулай итеп, ике кышны чыктык, ә 1975 елда Мәктәп урамында ике бүлмәле фатир алдык. Ә аннары оешма Фуражков урамындагы йортны тәкъдим итте. Дөрес, без аны бер ел төзедек әле, – дип искә ала Титовлар.
Андрей Гаврилович кебек кешеләр турында: “Бөтен нәрсәгә оста”, – диләр, шуңа күрә торакны үзе төзекләндергән. Яңа йортка инде бишәү күченгәннәр, ул вакытка аларның кече кызлары Елена туа.
50 ел бергә гомер итү дәверендә ялгыз калырга туры килмәгән: күп санлы туганнары һәм танышлары, балалары, дүрт оныгы һәм ике оныкчыгы Титовлар йортында еш кунак.
– Шуңа күрә без беркайчан да әрләшмәдек, сугышу турында әйтәсе дә юк инде, – дип шаярталар алар.
Титовларның өч баласы арасында да җитди бәхәсләр һәм көнчелек булмаган.
– Конфетлар алып кайтсак, һичшиксез, өч, һәркайсына. Кайчагында эштән кайтам, Наташа идән юа, ә Леша аңа җырлар җырлый, күңелен күтәрә торган була, – ди Татьяна Григорьевна.
Ул – хезмәт ветераны, Тәтеш райпосы бухгалтериясендә 35 ел эшләгән.
Андрей Гаврилович – хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган төзүчесе.
– Безнең әти-әниләребез – безнең таянычыбыз, ярдәмчеләрбез. Әниебез бик акыллы, матур, игелекле, күңелле һәм бик кунакчыл кеше. Безгә кунаклар еш килә, әни дә аларның килүләренә шат, ул аларны яхшы итеп каршы алырга тырыша, һәм бу аның бик шәп килеп чыга. Ә әти бик акыллы, киң күңелле кеше, аның куллары алтын. Ул һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ кешегә булышлык итәргә тырыша, – диләр Титовларның балалары.
Соңыннан без ир белән хатынның гаилә бәхете серләре белән уртаклашуын сорадык.
– Бернинди дә сере юк. Теләсә кайсы очракта кеше булып калырга: бер-береңә юл куярга, әрләшмәскә, юмарт булырга тырышырга кирәк. Ул вакытта гаилә тормышы да барып чыгачак, – дип йомгаклады Андрей Гаврилович.
Нет комментариев