Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, пенсионерларга мөрәҗәгать итә.

(Тәтеш, 1 октябрь, «Тәтеш таңнары», Мәдинә Ибәтуллина фотосы). Район башлыгы  Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, пенсионерларга мөрәҗәгать итә: “Зирәклек һәм игелеклелек бәйрәме уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итегез! Без сезгә озак еллар намуслы хезмәтегез, сабырлык, эчкерсезлек, зирәк киңәш бирә һәм авыр минутларда ярдәм итә белү осталык­ларыгыз өчен чын күңелдән ярату һәм чиксез хөрмәтебезне белдерәбез. Яшәлгән елларыгыз артында зур тормыш тора. Сез районыгыз хакына армый-талмый хезмәт куйдыгыз. Сезнең тормыш – ул тырышлык һәм әхлаклылык үрнәге. Сез бүген дә әле сафта: яшьләр белән белемегезне һәм бәяләп бетергесез тәҗрибәгезне юмарт бүлешәсез, үз үрнәгегездә район яшьләрендә ихтыяр көче, хезмәт сөючәнлек, ватанпәрвәрлек тәрбиялисез. Сезгә ихлас күңелдән сәламәтлек, озын гомер, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның яратуын тоеп яшәвегезне телим!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев