Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алдынгы тәҗрибәне кертәләр

РПФның ТР Тәтеш районы Идарәсе бинасында коллектив җыелышы узды.

(Тәтеш, 2 март, «Тәтеш таннары»).  Анда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев, ТР буенча пенсия фонды бүлегенең бюджет планы бүлеге начальнигы Светлана Ершова, оешма-партнерлар җитәкчеләре катнашты. 

Тәтеш районы пенсия Идарәсе начальнигы Ирина Большакова 2018 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турындагы доклад һәм 2019 елда пенсия фонды органнары алдында торган бурычлар хакында чыгыш ясады. Ул пенсия күләменең артуы, индексацияләр, шулай ук социаль пенсияләр һәм дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр, алда торган яңадан исәпләүләр турында хәбәр итте. 

Пенсияләрне дәүләт финанславы, ана (га­и­­лә) капиталы программасын тормышка ашыру буенча программалар дәвам итә, анда торак шартларын яхшырту өстенлекле юнәлеш булып тора. 

“Безнең коллектив районда социаль тәэмин итүнең заманча моделен булдыруда алдынгы тәҗрибәне кертә”, – диде ахырдан Ирина Большакова. Оешмалар-партнерлар җитәкчеләре эшне, ведомствоара хез­мәттәшлекне уңышлы тормышка ашыруны анализладылар. 

Светлана Ершова РПФның Тәтеш районы Идарәсенең 2018 елдагы эшчәнлегенә бәя биреп, андагы хезмәткәрләрнең бик яхшы эшләвен билгеләп үтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев җыелучыларны Тәтеш районының социаль-икътисади үсеше белән таныштырды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X