Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алтмыш ел спорт җиңүләре

Тәтешнең стендка ату мәктәбе үзенең юбилеен билгеләп үтте.

 

 

Мәктәп тарихыннан
Бүген стендка ату буенча ярышлар Бөтенроссия буенча гына түгел, халык­ара дәрәҗәдәгеләр дә безнең стендка ату мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең катнашыннан башка үтми диярлек, алар көнләшерлек рәвештә Россия һәм Татарстан җыелма командаларының бүләкләре копилкасына үз өлешләрен кертәләр.

Ә кайчандыр тәтешле Солтан Яруллинның мәктәпне булдыру идеясе кешеләрдә гаҗәпләнү уяткан һәм гадәти булмаган нәрсә буларак кабул ителгән. Шул ук вакытта аның инициативасы буенча 1961 елда траншея шикелле мәйдан белән ату урыны, тәлинкәләр ясау остаханәсе, корал һәм кирәк-яраклар өчен склад төзелә. Солтан Сөнгатулла улы менә дигән спортчы һәм җитәкче генә түгел, ә искиткеч педагог та булып чыккан. Әлегә кадәр тренерлар уку процессында ул уйлап тапкан үзенчәлекле “өченчесенә кадәр” ысулын кулланалар: тәрбияләнүче өч ялгышлык кылганчы гына ата ала, алга таба – икенче кешегә урынын бирә.

Солтан Яруллин чирек гасыр стендка ату мәктәбен җитәкли, аңа алмашка аның укучысы, РФның атказанган тренеры Сергей Протасов килә, ә 2011 елдан мәктәп белән СССРның спорт мастеры, РФның атказанган тренеры Андрей Кушагин җитәкчелек итә.

Мәктәп бүгенге көндә 
Бүген Тәтешнең стендка ату мәктә­бе – Татарстанда гына түгел, Россиядә дә иң яхшы­ларның берсе – спорт­чыларның уңышлы шөгыль­ләнүе һәм төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздыру өчен барлык шартлар да ­тудырылган.

Соңгы ун елда мәктәптә ике “Уңайлы мохит” (РФ һәм ТР) программасы  буенча эшләр башкарылган, республика бюджетыннан финанслау хисабына тагын ике “скит” һәм “трап” мәйданчыгы төзелгән (моңа кадәр алар ике төр буенча дүртәү иде), заманча сак пос­ты төзелгән, административ бинага капиталь ремонт ясалган. Хәзерге вакытта медкабинетка капиталь ремонт уздырыла, анда спортсменнар допинг-контроль узачаклар.

– Мәйданчыкларның санын арттыру Тәтештәге ­стенд­ка ату мәктәбенең барлык җи­тәк­челәренең дә хыялы иде, чөнки бу бер үк вакытта “трап” һәм “скит” ярышларын үткәрү мөмкинлеге бирә, бу исә аларны уздыру вакытын шактый киметә. Россиядә алты мәйданчыклы стендлар юк, – дип билгеләп үтә Андрей ­Анатольевич.

Бүгенге көндә Тәтешнең стендка ату мәктәбендә җиде тренер җитәкчелегендә 11-24 яшьлек 170 бала шөгыльләнә, ә эшләгән елларда анда ике меңнән артык кеше белем алган, 114 тәрбияләнүче СССР һәм Россиянең спорт мастеры, 14е – халыкара класслы, 2се – Россиянең атказанган спорт ­мастеры.

Мәктәп укучылары арасында Светлана Демина, Альбина Шакирова, Геннадий Мамкин һәм Кирилл Багров бар.

– Безнең мәктәп 60 ел эчендә данлыклы юл үтте, һәм алда зур планнарыбыз бар. Тәҗрибәле тренерлар составы ярдәмендә безнең тәрбияләнүчеләр төрле дәрәҗәдәге ярышларда бик яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Без алга таба да мәктәпкә нигез салучыларның традицияләренә тугры калачакбыз, – ди Тәтешнең стендка ату мәктәбе җитәкчесе Андрей ­Кушагин.

Россия Кубогы
Мәктәп юбилее уңаеннан ату стенды территориясендә өч көн дәвамында Россия Кубогының V этабы һәм стендка ату буенча ТР Беренчелеге узды.

– Бүген Тәтешнең стендка ату мәктәбе 60 еллык юбилеен билгеләп үтә, шуңа күрә бу датага багышланган ярышлар да үзенчәлекле. Мәктәптә безнең районны таныткан спортчылар күп әзерләнгән. Һәм мин тәтешлеләрнең стендка ату буенча Россия җыелма командасы составына керүләре белән горурланам, – диде безнең район башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Тәтешнең стендка ату мәк­тәбе коллективы Тәтеш районы башлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде һәм юбилейга бүләк итеп телевизор алды.

Ярышларда катнашучыларны дөнья, Европа, РСФСР, СССР чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры, якташыбыз Светлана Демина сәламләде.

ТР спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге начальнигы Раиф Вафин ярышларда катнашучыларны, Тәтешнең стендка ату мәктәбе коллективын һәм спортчыларын аның юбилее белән котлады.

– Тәтешнең стендка ату мәктәбенә нигез салучылар бүген аның белән хаклы рәвештә горурланыр иде. Безнең егетләр Европа чемпионатында бик шәп чыгыш ясадылар: Татарстан җыелма командасы вәкилләре 15 медаль китерде. Россия җыелма командасында 50 проценттан артыгы – безнең спортчылар, – дип билгеләп үтте Россиянең атказанган тренеры, ТР пуля белән һәм стендка ату федерациясе президенты Сергей Демин. Ул Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловка рәхмәт белдерде һәм Рәмис Хатыйп улы ярдәме белән стендка ату мәктәбенең зур үсеш алуын билгеләп үтте.
– Европа Чемпионатыннан медальләр алып кайткан барлык призерларга, Италиядә медаль яулаган Александр Сахарновка, аның тренеры Виталий Вахтуровка аерым рәхмәт әйтәсе килә. Барлык спортчыларга да ярышларда уңышлар телибез, һәм иң көчлеләр җиңсен, – диде ТР пуля белән һәм стендка ату федерациясе вице-президенты, “Фламакс” компаниясе директоры, якташыбыз, хәйрияче ­Фиргать Җиһаншин.

Җыелучылар Тәтешнең стендка ату мәктәбенә нигез салучы Солтан Яруллинны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм аның бюс­тына чәчәкләр салдылар.
Ярышлар 23 июньгә кадәр барачак, аларда Россиянең 11 төбәгеннән йөздән артык ­спортчы катнашачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев