Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аналог телевидениене җәй башында өзәчәкләр

Бу хакта “Татарстан Республикасы ТППҮ” ТРРЧ­ филиалының “Тәтеш” цехы начальнигы Венер Мостаев хәбәр итә.

(Тәтеш, 22 март, "Тәтеш таңнары"). Бу хакта “Татарстан Республикасы ТППҮ” ТРРЧ­ филиалының “Тәтеш” цехы начальнигы Венер Мостаев хәбәр итә:
– Татарстанга алга таба тулы күләмдә санлы телетапшыруларга күчү тора, аның кысаларында аналог эфир телетапшырулары туктатылачак. Бу 2019 елның 3 июнендә ­булачак. 

“Санлыга” күчкәч, районда яшәүчеләрнең барысына да югары, санлы сыйфаттагы, бүген дә инде алып барыла торган, 20 бушлай телеканал  күрсәтеләчәк. Билгеләп үтәм, безнең телевизор караучыларның ТНВ телеканалын бернинди өстәмә приставкалардан тыш, ягъни аналог төрендә карау мөмкинлеге элеккечә үк калачак. 

Телевизорыгызның DVВ-Т2 санлы стандартны тота аламы икәнлеген ачыклагыз.

Үзегезнең телевизорлардан файдаланыла торган телетапшырулар төрен тикшерегез. Аналог төрдәге телеканаллар белән янәшәдә телевизор экранында “А” хәрефе урнашкан. Әгәр телевизор DVВ-Т2 санлы стандартны тота икән, ул чакта санлы төрдәге каналларны карау өчен аны көйләргә генә һәм дециметрлы яки һәртөрле дулкындагы антеннага гына тоташтырырга кирәк. Әгәр телевизор кирәкле санлы стандартны тота алмаса, ул вакытта, антеннадан тыш, тагын махсус прис­тавка да таләп ителә. Санлы стандартны тотарга булышлык итүче приставканы теләсә кайсы көнкүреш техникасы һәм электроника кибетеннән сатып алырга була. 

Әгәр сез төрле телевизорлардан төрле каналлар карарга теләсәгез, ул чакта прис­тавканы һәрбер телевизор җайланмасына сатып алу зарур. Санлы эфир телетапшыруларына күчү түләүле IP телевидение, спутник телевидение челтәрләренә тоташтырылган абонентларга кагылмый. 

Санлы телетапшырулар кабул итү өчен  өстәмә җайланмалар тоташтыру буенча волонтерлар: җирлек башлыклары, көллият һәм техникум студентлары кешеләргә мәгълүмати-аңлату эшләре алып бара һәм ярдәм күрсәтә алачаклар. Моның өчен цех һәм администрация базасында өйрәнү курс­лары уздырылды,  аны тәмамлаган һәрбер өйрәтелгән волонтерга махсус таныклык бирелде. 

Сораулар булган очракта, түбәндәге телефон буенча шалтырата аласыз: 89196291022.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев