Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл кешеләре ярдәменнән башка булмый

Келәш җирлеге составына бүгенге авыллар белән чагыштырганда ике шактый зур сала – Келәш һәм Тоншерма керә, анда 718 кеше яши.

(Тәтеш, 17 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Илдар Халиков җирлек белән утыз елдан бирле алыштыргысыз җитәкчелек итә. “Районда без 2014 елда беренче булып гражданнарның үзара салым программасын тормышка ашыра башладык. Моңа авыл кешеләре төрлечә карады, әлбәттә. Әмма беренче елны ук инде безгә 457 мең сум җыярга насыйп булды, субсидияләү исәбе белән әлеге сумма 2 285 000 сум тәшкил итте. Бу акча Тоншермада һәм Келәштә урам юлларына вак таш җәюгә сарыф ителде. Быел тый­награк сумма җыелды – 320 мең сум, субсидияләү исәбе белән ул 1 миллион 625 мең сум тәшкил итте, бу шулай ук ике торак пункттагы юлларга вак таш түшәүгә сарыф ителде. Безнең тарафтан акчаның нинди чыгымнарга тотылуы турында һәрвакытта гражданнар җыенында хәл ителә”, – дип сөйли Илдар Фәһим улы. 

Аның әйтүенчә, биш ел эчендә Тоншерма урамындагы юлларга – 2,5 чак­рымга – тулысынча вак таш җәелгән, киләсе елда шушы ук авылда яңа зиратны коймалап алуны һәм Келәштәге урамнарның берсенә вак таш түшәүне башларга ниятлиләр. “Урам ­яктырткычлары белән бездә проблемалар юк: Келәштә ике ел эчендә дәүләт программасы буенча искергән электр тапшыргыч линияләр яңага алыштырылды”, – ди җирлек башлыгы. 

Эшкә яраклы кешеләрнең бер өлешенең туган авылларында хезмәт кую мөмкинлеге булу сөендерә, дөрес, вахта ысулы белән эшләүчеләр дә бар. Шулай да, һәрбер йортта диярлек терлекләр үрчетү белән шөгыльләнәләр. Шулай итеп, җирлек территориясендә 283 шәхси ярдәмче хуҗалык һәм дүрт КФХ бар. 

“Ркия Хисамиева, Фәһим Галимов ­җитәкчелегендәге җирле иҗтимагый совет һәм авыл җирлеге депутаты Фәнил Галимов безгә эштә зур ярдәм күрсәтә. Алар һәм Келәш халкы ярдәмендә чишмә, аның тирә-як территориясе төзекләндерелде. Тоншермада шулай ук активистлар бар, мисалга, пенсионер Николай Тихонов”, – ди Илдар Фәһим улы. Келәш авыл җирлегендә үзара салым программасын тормышка ашыру ярдәмендә күп нәрсәләр башкарылган, әмма алда әле күбесен эшлисе бар, һәм бу хезмәтләрне җирле кешеләр катнашыннан башка берничек тә булдыру мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X