Бакырчы авылы бер үк исемдәге авыл хуҗалыгы предприятиесе белән бергә үсә
Көн темасы

Бакырчы авылы бер үк исемдәге авыл хуҗалыгы предприятиесе белән бергә үсә

Авыл урамнары буйлап узганда без аларның чисталыгына һәм пөхтәлегенә, биредә яшәүчеләрнең торакларына, абзар-каралтыларын төзекләндерергә омтылуларына, өйалды бакчаларында һәм тирә-як­ларындагы чирәмлектә аллы-гөлле чәчәкләр утыртылуына игътибар иттек.

(Тәтеш, 23 июль, «Тәтеш таңнары», Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы)). Авыл үзәгенә якынрак урында матур мәчет балкып тора, асфальт юл кырыена машина килеп туктады, аннан авыл кешеләре чыкты һәм Мемориаль комплекс янына юнәлделәр, заманча мәдәният йорты төзелеше бара.

Илгизәр Шәйхаттаров белән без нәкъ тә менә шунда очраштык, һәм ул өч елдан бирле җитәкчелек иткән “Бакырчы” ҖЧҖның бүгенгесе көндә ничек яшәве хакында бик рәхәтләнеп сөйләде. 

Шунысы игътибарга лаек, әлеге вакыт эчендә сөрү җирләренең мәйданы ике тапкырга арткан, һәм шуларның яртыдан күбесе – ташландык җирләрне үзләштерү хисабына. Әлбәттә инде, эшкәртелә торган җирләрне арттыру өстәмә техникалар таләп итә, кыскасы, барысын да яңадан башлаган булганнар бит югыйсә. Машина-трактор паркы тулылана. “Заманча техникалар күп,  бүгенгесе көндә югары җитештерүчәнлек­ле техникалар алдык”, – дип уртак­лашты Илгиз Фатыйх улы. 

Авыл кешеләре үзләре дә төшеп калганнардан түгел: инженер-механик белеме булган җитәкченең оста башлангычы астында җирле уңганнар үзләренең тагылма техникаларын ясыйлар. “Һәрбер тимернең үз холкы, аны тоярга кирәк – ди Илгиз Шәйхаттаров. – Фәяз Йосыпов, Иван Емельянов, Альберт Нуриев тимер-томырлардан туфракны эшкәртү өчен булышлык итүче һәм механизатор хезмәтен җиңеләйтүче нык, ышанычлы эш коралын җыйдылар”.

Эш сыйфаты өчен җаваплылар
Механизатор Илгиз Әбделвәлиев тырмалаган басуда булып, без моңа тагын бер кат инандык. 40 еллык стажы булган тәҗрибәле механизатор һәрьяклап сәләтле җитәкчелек башлангычындагы уңган осталарны һәм аларны идеяга илһамландыручыларны танышуыбызның беренче минутыннан ук мактап алды: “Карагыз әле, – дип игътибарыбызны юнәлтте ул тырмалау өчен гидравлика сцепкасына күрсәтеп, – карап торышка да матур һәм ышанычлы, эштә – алтынга тиң”. Илгиз Рәшит улы кулдашы Илназ Кәлимуллин белән нәтиҗәле эшләр өчен барлык шартлар тудырылуын – яңа трактор ышанып тапшыруларын, төшке ашны кырга килеп тукландыруларын, махсус эш киемнәре барлыгын, хезмәткә түләү шартлары белән таныштыруларын әйтте. “Йөкләнгән эшне намуслы итеп башкарырга күнеккәнбез, һәм яшь агроном Илшат Фәхретдинов та хезмәтнең сыйфаты артыннан катгый күзәтә, сынатмыйм”, – ди елмаеп Илгиз Әбделвәлиев.

Авыл кешеләре шулай ук машина-трактор паркында да хезмәт белән мәшгуль – уңышны урып-җыю алдыннан һәрбер игенче өчен дулкынландыргыч соңгы әзерлек эшләре бара. Җитәкче урынбасары Владимир Журавлев эшчәннәрне горурлык белән тәкъдим итә. “19 яшьлек Илшат Әхмәдуллин – бездә иң яшь комбайнчы, иң “өлкәне” – Марсель Нигъмәтуллин, аңа 31 яшь, кырга шулай ук Раил Гайнетдинов та чыгачак. Гражданнарны яклау көллияте студенты Дилүс Максудов җәйге каникулның икенче сезонында кабат эшләргә уйлады, ә быел көллиятне тәмамлаган Инсаф Галиев армиягә киткәнче комбайнчы Илназ Кәлимуллинның ярдәмчесе булачак, көннәр буе эштә “кайнаган” Минзәлия Саттаровадан башка да безгә кыен булыр иде”.

Владимир Михайлович үзенең кул астындагылары турында хөрмәт белән сөйләде, биредә бер ел гына эшләсә дә коллективта үзара аңлашуны бик тиз тойган. “Соңгы 11 елда Ундорода эшләдем, ә инде хуҗалыкка кайтырга чакыргач, озак уйлап тормадым, – ди ул. – Һәм үз сайлавыма бер генә дә үкенмәдем. Авылның һәм предприятиенең үсә баруын күзәтүе күңелле, үземнең фикердәшләрем булган хезмәттәшләр белән аралашу сөендерә, зирәк җитәкче башлангычы астында хезмәт кую – гаять зур бәхет, ул киләчәкне өметле итеп күрә, хыяллана, аларны чынга ашыра, тирә-юньдәгеләрнең барысын да рух күтәренкелеге белән тулыландыра”.

Проектларны – чынга ашырып
Без товарлыклы-сөтчелек фермасында булып, җитәкченең яңарышка омтылышы гаять зур булуын тойдык. Яңа капиталь коймалап алу юлдан килгәндә ук күренеп тора, тиздән капкалары да булачак, 2200шәр тонна сыешлыктагы ике сенаж чокырын төзү бара, узган ел сафка бас­тырылган терлекчелек биналары сөендерә. Илгиз Фатыйх улы алгарышлы адымнарда 250 баш мөгезле эре терлек өчен торгызылучы бинага юнәлеп, болай дип хәбәр итте: “Бу бик яхшы булачак, мин инде якты үтеп йөрү юлларын да, һава суыр­гычларны да, сыерларны да күз алдына китерәм, 100 башмак тана сатып алачакбыз, киләчәктә савым залы төзеләчәк. Барысы да заманча булачак, кешеләр уңайлы шартларда эшләргә тиеш. Һәм тагын бер мөһим билге – корылмаларның ясалышы биш тапкыр ныклыкта булсын иде!”

Ике бишле белән билгеләнгән үз яшендә Илгиз Фатыйх улы күп нәрсәләргә ирешкән: ул хезмәттәшләре һәм дуслары тарафыннан хөрмәт яулаган җитәкче, әле тагын бәхетле гаилә башлыгы, яраткан хатыны һәм ике баласы бар, күптән түгел ир-ат тормышының яңа чорына аяк баскан – көтеп алынган оныкның дәү әтисе булган. Шулай булгач, әлеге кешедә ныклыкның ни дәрәҗәдә икәнлеген, бары тик фаразлыйсы гына кала.


Нет комментариев