Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалы гаиләләргә социаль ярдәм. Саннар һәм фактлар. II бүлек

Без хөрмәтле укучыларыбызны балалары булган ­гаи­ләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән дәүләт ­чаралары белән таныштыруны дәвам итәбез.

(Тәтеш, 22 ноябрь, "Тәтеш таңнары). Балалары булган гаиләләргә ТРда тагын берничә төрдә социаль ярдәм билгеләнде:

– бер җан башына уртача керем яшәү минимумыннан ким булган гаиләләрдә яшәүчеләргә, мәктәптә укучы 16 яшькә кадәрге балаларга, әнисе берьялгызы тәрбия­ләгән балаларга айлык пособие;
– бер җан башына керемнәре яшәү минимумыннан артмаган гаиләләрне,  хроник чирләре булган балаларга ясалма һәм катнаш тукландыруда булган сабыйларны беренче өч яшь вакытында бушлай нигездә махсус продуктлар белән тәэмин итү;  
– сабыйны балалар бакчаларында күзәтчелек иткән һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләвенең бер өлешенә компенсация ясау;
– балалар бакчаларында сабыйга күзәтчелек иткән һәм тәрбияләгән өчен, җан башына керем 20 000 сумнан артмаган гаиләләрнең ата-аналары түләвенең бер өлешенә өстәмә айлык компенсация.
Күп балалы гаиләләргә (3 һәм аннан күбрәк 18 яшькә кадәрге балалары булучыларга, тәрбиягә алучыларны да кертеп) өстәмә төр социаль ярдәм бирелә:
– 6 яшькә кадәрге балаларга дарулар сатып алуга айлык субсидия; мәктәптә, көллияттә, техникумда белем алучыларга укуны тәмамлаганчыга кадәр юлда йөрү өчен, әмма аларга 18 яшькә җиткәнчегә кадәр, айлык субсидия; торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә 30 процент күләмендә субсидия-ташламалар.

“Тәтеш районында 197 күп балалы гаилә яши, аларда 635 бала тәрбияләнә. Шулардан 9 гаиләдә 5 балигълык яшендә булмаган бала, 26 гаиләдә 4 бала һәм 162 гаиләдә 3 бала бар, – дип хәбәр итә Тәтеш районы социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова. – Биш баласы булган 9 гаиләдән 2 гаилә дәүләт булышлыгы ярдәмендә үзләренең торак шартларын яхшыртты, тагын 2 гаилә торак шартларын яхшырту өчен чиратта тора, 3 гаилә чиратка басу өчен кирәкле документларны җыйды, 2 гаилә хәзерге вакытта документлар җыя”.

2020 елның 1 гыйнварыннан ТР территориясендә балалары булган гаиләләргә яңа төр ярдәм күрсәтү ­кертелә: бер кешегә керем яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдәге бер яшьтән 3 яшькә кадәрге сабыйларга дарулар өчен 10 000 сумлык электрон сертификат; 

биш һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә, аларның бер җан башына керемен яшәү минимумына кадәр җиткерү дәрәҗәсенә мөмкинлек бирүче айлык пособиеләр (бер кешегә айга уртача күләмендәге пособие 4 560 сум тәшкил итә); 
өч һәм аннан күбрәк сабыйлары, бер җан башына керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрне балалар бакчасына түләүдән азат итү.

“Тәтеш районында “Тәтеш шәһәре” муниципаль берәмлеге ­Советы һәм районның авыл җирлекләре Советы карары белән 3 һәм аннан күбрәк балалары булган күп балалы гаиләләр җир салымы түләүдән һәм 2019 елдан физик затлар милкенә салым түләүдән азат ителә”, – дип аңлатма бирә ­Ольга Алексеевна. – Тәтеш районы башкарма комитеты карары нигезендә, шулай ук 4  һәм аннан күбрәк бала тәрбия­ләнә торган гаиләләрдән 74 мәктәп укучысы җирле бюджет акчасы хисабына өстәмә ­бушлай туклану белән тәэмин ителә”.

Тәтеш районы социаль яклау бүлеге мәгълүматлары буенча
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев