Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Белем хәбәрчеләре

Бүген без гәҗитебез битләрендә үзәк китапханәдәге укучыларга хезмәт күрсәтү бүлегенең кечкенә генә коллективы, тылсымлы китап дөньясына ишек ачып кертүче кешеләр турында сөйләячәкбез.

Кешелек рухының барлык байлыкларын сыйдырган хәзинә (китапханәне философ Готфрид Лейбниц нәкъ шулай дип атаган) хезмәткәрләре китап бирүдән тыш, башка вазифаларны да башкаралар. 
“Безнең бүлек өч залдан тора: хокукый мәгълүмат үзәге, уку залы һәм абонемент. Беренчесендә хокук белеме буенча басмалар җыелган, өстәвенә, бирегә килүчеләрнең “Консультант плюс” программасы белән җиһазландырылган компьютерлардан файдалану мөмкинлеге дә бар. Уку залында студентлар һәм югары сыйныф укучылары өчен яңа әдәбият тупланды. Биредә без төрле тематик чаралар да үткәрәбез. Абонемент өйгә нәфис әдәбият бирү белән шөгыльләнә. Аның фондында 30 меңнән артык басма бар”, – дип сөйли бүлек мөдире Евгения Кириллова. Аннан тыш, биредә уку залы китапханәчеләре Гүзәл Арсланова һәм Светлана Сасаева, абонемент китапханәчеләре Марина Полозова һәм хезмәт стажы утыз сигез елга җиткән Ольга Егорова эшли.
Әмма бүлекнең вазифасы китапханә диварлары белән генә чикләнми. Кызлар уку йортларында әңгәмәләр үткәрә, Людоговка мәдәният йортындагы күчмә пунктка бара, җәйге чорда Үзәк паркта төрле кызыклы чаралар үткәрә, шәһәребездә гомер итүче аерым категория кешеләренең өйләренә китап­лар илтә, чөнки аларның нинди әдәбиятка өстенлек бирүләрен белә алар. Укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге базасында уналты ел  инде “Лира” шигърият клубы эшли, ә китапханә хезмәткәрләре Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан Респуб­ликасындагы җирле бүлекчәсе, Халыклар дуслыгы йорты, Тәтеш инвалидлар җәмгыяте белән хезмәттәшлек итә. Шул ук вакытта төрле проектларда да катнашырга өлгерәләр, һәм бу билгеле шактый уңышлы нәтиҗәләр бирә: “РИТЭК” ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә, ТР Хөкүмәтенең грантлар конкурсында җиңү яулаган алар. 
“Ел саен район башлыгы Рәмис Сафиуллов яңа әдәбият алуга акча бүлеп бирә, ә тәтешлеләр “Бүләккә” исемле хәйрия акциябездә актив катнашалар. Шуның хисабына китапханә фондын шактый тулыландырып булды”, – дип билгеләп үтте Тәтеш җирлекара китапханәсе директоры Марина Трофимова.
Сүз уңаеннан, укучылар турында: бүгенге көндә яшәп килүче фикерләргә карамастан, халыкның китап белән кызыксынуы кимемәгән. Өстәвенә, барысы укый икән – яшьләр дә, пенсионерлар да. Китапханәгә йөрүчеләрнең күпчелеген кешелекнең гүзәл яртысы вәкилләре тәшкил иткәнгә, хатын-кызлар детективлары һәм мәхәббәт романнары аеруча популяр, яшьләр исә чит ил классикасына өстенлек бирә. Тәтешлеләр арасында китаптан башка үз тормышын күз алдына  китерә алмаучылар да бар икән. Китап­ханәчеләр Бәдретдиновлар гаиләсен, Татьяна Боченина, Ирина Алексеева, Галина Леванинаны билгеләп үтте.
“Хәзер китапханәче вазифасының үзенчәлеге булып электрон ресурслар белән эшләү тора, һәм коллектив  әлеге юнәлешне уңышлы гына үтәп килә, чөнки монда яңалыкка омтылучы, уңай фикер йөртүче һәм үз һөнәрен яратып башкара торган  кешеләр хезмәт куя”, – дип уртаклаша Марина Дмитриевна.
Бәлки, китапханәче хезмәте укытучылар яки медиклар эше кебек файдалы һәм кирәкле булып тоелмыйдыр да. Әмма бу алай түгел. Чөнки рус рәссамы Николай Рерих билгеләп үткәнчә: “Китапханәче – матурлык һәм белем дөньясына алып керүче иң беренче хәбәрче ул”. 
Елена КАЛАШНИКОВА 
(автор фотосы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X