Безнең форпостчылар  кабат җиңделәр
Көн темасы

Безнең форпостчылар кабат җиңделәр

Питрәч районында “Әлбәдән-2022” хәрби уеннары” фестивале кысаларында хәрби-кулланма спорт төре буенча Республика Чемпионаты булды.

Безнең районны гражданнарны яклау көллияте һәм авыл хуҗалыгы техникумы студентларыннан торган “Форпост” студентлар иминлек хезмәте командасы тәкъдим итте. Ярыш нәтиҗәләре буенча, безнең район яшьләре үзләренең узган елгы дәрәҗәләрен дәлилләп, беренче гомумкоманда ­урынын яуладылар.  
 


Нет комментариев