Татарстанда төбәк буенча көндез һава температурасы 3тән 8 градуска кадәр җылы булачак.
(Тәтеш, 9 ноябрь, «Тәтеш таңнары»). Бүген, 9 ноябрьдә, Татарстанда чагыштырмача җылы һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада көн болытлы булачак. Атлантик циклонның атмосфера фронтлары узганда яңгыр яварга мөмкин, ә кичен кар явачак.
Шул ук вакытта көньяк-көнбатыштан талгын җил төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр җитәчәк, дип искәртә синоптиклар.
Көндез һава 3-8 градуска (республика башкаласында - 5-7 градуска) кадәр җылыначак.
фото: архив/Авангард
Нет комментариев