Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Булачак мул уңыш өчен

Районда язгы кыр эшләре башланды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре мәгълүматлары буенча, “Колос”, “Авангард”, “Родина” эшчәннәре беренчеләрдән булып берьеллык үләннәрне чәчүгә кереште. “Колос”, “Авангард”, “Родина”, “С. М. Казаков”, “Ф. М. Җәләлиев”, “Татарстан”, “Маяк”, “Заря” һәм башкалар арпа чәчүне алып бара. 
“Нива”да сабан бодае чәчүгә керештеләр.  “Содружество”, “Бакырчы”, “Колос”  авыл хуҗалыгы предприятиеләре механизаторлары шикәр чөгендере чәчү белән мәшгуль, ул район буенча тулаем 5840 гектарны билиячәк.
Хуҗалыкларда чәчүлекләрне инкрус­тацияләү бара – бүгенге көнгә район буенча барлыгы 40 процент чәчүлек материал эшкәртелгән, бурыч – 7500 тоннадан күбрәк чәчүлек эшкәртү.
Күпьеллык үләннәрне, көзге иген культураларын тырмалау һәм өстәмә тукландыру буенча эшләр уңышлы тәмамланган. Үсемлекчеләр планны үтәп, 18163 гектар көзге иген культурасын, 8511 гектар күпьеллык үләнне өстәмә тукландырган һәм тыр­малаган. 
Район буенча барлыгы 45180 гектар мәйданда сабан ашлыгы, шул исәптән 27159 гектар бөртекле культура җитештерү күз уңында тотыла. Сабан ашлыгы чәчүгә көндәлек эшкәртү 500 гектар тәшкил итә, арпа чәчү дә – шулкадәрле күләмдә.
Районда тәҗрибәле белгечләр һәм механизаторлар хезмәт куя. Бу барлык зур күләмле язгы кыр эшләрен тиешле вакытта һәм яхшы сыйфатлы итеп башкарып чыгу ышанычын уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев