Тәтештә Җиңү көне җитәрәк 275 Бөек Ватан сугышында катнашучы ветеранга, тыл эшчәненә һәм ветераннарның толларына Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловтан бүләкләр тапшырылды.
Бу көннәрдә шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган “Батырлар эзе буйлап” дигән район күләмендәге автоузыш, район мәктәпләре арасында “Аҗаган-2021” хәрби-спорт уены узды, бүген велоузыш, “Виктория” хәрби-патриотик җырлар конкурсының гала-концерты була.
Тулырак гәҗитебезнең киләсе санында укыгыз.
2021 елда “Үлемсез полк” йөреше онлайн рәвештә узачак. Гаризалар 2021.polkrf.ru сайтында кабул ителә башлады. Үз героегызның фотоларын кертегез һәм онлайн-йөрештә катнашу өчен теркәлегез.
Нет комментариев