Көн темасы

Чын мәдәни хәзинә – артистлар һәм режиссерлар – авылда яши.

Безнең гәҗит хәбәрчеләре “Театр сәхнәсе” район фестивале кысаларында уза торган тамашаларга барып, моңа һәрдаим инаналар.

 

Әфган хатирәсе яңарды
Кызыл Тархан клубында оештырылган “Сөмбел” иҗат коллективы Данил Салиховның “Язмыш” драмасын сәхнәләштереп тамашачыларга тәкъдим итте.
Спектакльдә сүз Әфгандагы хәрби хәрәкәтләрдә алган яраларыннан дөм сукыр килеш калып, солдат хезмәтенең бормалы юллары аша туган йортына кайткан Нәсимнең (Рамил Әглиев) язмышы турында бара. Яшьлегендә аны үзенә гомерлек яр итеп сайлаган Зәмзәмиянең дә (Иркинә Җамалова) тормышы башка төрле борылыш ала. Әти-әнисенең бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтен сакларга тырышкан кызлары Гөлгенә (Алия Җамалова) мәктәпне тәмамлагач табиб булырга һәм әтисенең күзләре якты дөньяны күрсен өчен, бөтен көчен куярга сүз бирә. Улы янына еш килеп йөргән әнисе Наилә әби (Физүнә Рәфыйкова) кирәк чакта аларга зирәк киңәшен дә бирә, кайчакларда кискен итеп үз сүзен дә әйтергә батырчылык итә. Нәсим белән Зәмзәмиянең сыйныфташы Илдус (Әмир Җамалов) ерак Себер якларыннан туган якларына кайта һәм әлеге хәлне белеп, аларга ярдәм итәргә тели. Тик аның яхшылыгын күбесе начарлык буларак кабул итә. Күршеләре Рамилә (Миләүшә Әбелханова) авыр чакларында ике арадагы ызгыш-бәхәсләрне җайга салып, аларга терәк булырга тырыша. Сәер кеше (Булат Әбелханов) Нәсимнең йөрәген сатып алыр­га теләп, күпләрнең ачуын чыгарды. Әйтергә кирәк, тамашачы үзе дә онытылып китеп, шул вакыйгаларны йөрәге аша үткәрде, андагы үзәк өзгеч мизгелләрне караганда күпләрнең хәтта күзләре яшьләнде.  Суфлер, тавыш операторы Дания Сәйфетдинова әзерләгән Әфган турындагы җырлар театр күренешен тагын да баетты, аңа тирән мәгънә өстәде.
“Үзешчәннәр шулкадәрле яхшы итеп уйнадылар, җанга үтеп керерлек булды. Аларның һәркайсының роле үзенә туры килеп тора, алга таба да шундый  театрларны көтеп калабыз”, – диде Тәнзилә апа Минкина, иҗат коллективына җылы теләкләрен белдереп.


Алкышлар тынып тормады
Олы Шәмәк үзешчәннәр театры коллективында катнашучылар тарафыннан авыл мәдәният йорты сәхнәсендә чуаш драматургы Николай Терентьевның “Манастир” пьесасы буенча лирик комедия күрсәтелде. Актерлар Вера Чайкина, Евгений Чайкин, Сергей Катмаков, Елена Погодина, Наталья Лашманова, Елена Савелькина, Елизавета Савелькина үзләренең уйнаулары белән автор уйлап чыгарган күренешләрне тамашачыларга оста итеп тапшырды. 
“Спектакль барышында алкыш һәм көлү авазлары тынып тормады, тамашачы канәгать калды”, – дип хәбәр итте авыл мәдәният йорты директоры Елена Савелькина.


Янә мәхәббәт турында
Монастырскийда яшәүчеләр авыл мәдәният йорты сәхнәсендә “Сантехник Струевның дүрт кәләше” дигән музыкаль комедия күрсәтте. Куе­лыштагы күренеш буенча, бер ирнең элекке хатыннары бер фатирда очраша. Хуҗабикәне алар үзләренең яраткан кешеләренең чираттагы мәгъшукасы итеп кабул итәләр, ләкин, комедия азагында ачыкланганча – бу ялгышлык була. Артистлар шулкадәр рольгә кереп киттеләр ки, залда утыручыларның күбесе сәхнәдә барган күренешләргә чынбарлык­тагыдай ышандылар.
Тамаша ахырында залдан алкышлар һәм “Афәрин!” дигән хуплау сүзләре яңгырады. Гадәти тормышта сәхнәгә сирәк чыгучылар өчен бу иң яхшы бүләк түгелмени? Екатерина Латышева – техник хезмәткәр, Людмила Пох­лебкина – китапханәче, Любовь Тимарина – авылның мәдәният йорты директоры, Марина Тимарина – башлангыч мәктәп-бакча директоры, Светлана Васина фельдшер булып эшли, ә Андрей Шалагин – студент: менә шундый төрле кешеләр бердәм иҗади команда булдырган һәм авылдашларына яхшы кәеф бүләк итте.


 


Нет комментариев