Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Covid-19 вакытында Россиядә яшәүчеләр зарарлы ризыкны ешрак ашый башлаган

Коронавирус эпидемиясе аркасында стресс кичерү Россиядә тәмәке тартучылар саны артуга китермәгән.

(Тәтеш, 4 июнь, "Тәтеш таңнары"). Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында тискәре хис-кичерешләр аркасында Россия халкы тәм-томны һәм зарарлы ризыкны ешрак ашый башлады. Ләкин стресска карамастан, тәмәке тартучылар саны артмады. Бу хакта «Волга» эксперт штабының онлайн-утырышы вакытында Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең дәүләт хакимияте органнары белән эшләү буенча директоры Кирилл Родин сөйләде. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

«Стресс аркасында тәмәке тартучылар саны артыр дип борчылган идек. Әмма2019 елда тәмәке тартучылар 29 процент тәшкил итте, ә быел — 28 процент. Бу күрсәткечләр тотрыклы», — дип сөйләде белгеч.

Аның сүзләренчә, зарарлы ризык ашый башлаулары турында сөйләүчеләр саны арткан. Россиялеләр шулай итеп тискәре хич-кичерешләрне компенсацияләргә тырыша.

Зарарлы ризык өлеше артуга карамастан, порция күләме кимегән, кешеләр даими ашый башлаган, диде белгеч.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев